Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
"Талантлар утравы - 2015" 14.05.2015

Район күләмендә оештырылган "Талантлар утравы - 2015" конкурсының финал өлешендә катнашкан Зәйнуллиннар гаиләсе II дәрәҗәдәге Дипломга ия, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нигъматзянова Диләрә һәм бакчабызның бию коллективы (Лиана, Лилия Валиевалар, Алинә Гомәрова һәм Гүзәл Халиуллина, Камилә, Ландыш Канафиевалар, Диләрә, Динара Хазиахметовалар һәм Илзирә, Резеда Хамидуллиналар) бронза лауреатлары булдылар. Аерым номерлар белән чыгыш ясаган Лиана һәм Лилия Валиевалар, Диләрә һәм Динара Хазиахметовалар, Илзирә һәм Резеда Хамидуллиналар Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Конкурста катнашкан балаларга һәм аларның әти-әниләренә бакчабыз исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алга таба да иҗади уңышларга ирешергә язсын!
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 13.05.2015

Бүген "Гаилә һәм балалар бакчасының берлектә эш нәтиҗәләрен йомгаклау" темасына гомуми әти-әниләр җыелышы булып узды. Еллык план бурычларын үтәүгә анализ белән бакча мөдире Мухарлямова Ә.Ш. чыгыш ясады. Әти-әниләргә Федераль дәүләт белем бирү стандартларының мәгариф өлкәсендә катнашучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуын (ата-ана, бала, педагог һәм учредитель), бакчабызда Стандартны кертү буенча мероприятиеләр һәм аларның вакытлары билгеләнеп, әзерлек эшләре белән күчү периоды баруын искәртте. Шулай ук яңа буын технологияләреннән булган УМК ны нәтиҗәле кулланып, балалар белән эшчәнлекне камилләштерү турында сөйләп үтте. Җыелыш "Бөек Җиңүгә - 70 ел" дигән темага балалар һәм педагогларның эчтәлекле чыгышы белән тәмамланды.
-
Балалар чыгышы. 13.05.2015

2-нче кечкенәләр төркеме балаларының чыгышы.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел. 09.05.2015

Менә инде 70 ел илебездә яз икеләтә кадерле ел фасылы: ул - табигать яңарган чор, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Җиңү тантана иткән вакыт. 9 Май көнендә илбасарларга каршы көрәштә җанын фида кылган батырларга, яу кырыннан туган ягына исән-имин әйләнеп кайтып, илне торгызган элеккеге солдатларга хөрмәт күрсәтми мөмкин түгел. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан парадта безнең "Әллүки" балалар бакчасы коллективы да бердәм булып катнашты.
-
"Катюша" җыры. 08.05.2015

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Гатауллина Гөлфия абыйсы Булат өйрәткән "Катюша" җырын башкарды. Афәрин, Гөлфия!
-
"Бөек Җиңү бәйрәме белән!" 08.05.2015

Бүген бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Бөек Җиңү бәйрәме белән!" дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. 9 Май - тарихыбызның данлы бер датасы, Бөек, Ватаныбыз өчен иң кадерле, олы бәйрәм. Балалар белән изге яуда һәлак булганнарны искә алдык, матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Буыннар алмашынса да, гаять авыр сынаулар китергән сугыш чоры хәтеребездән мәңге җуелмас. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Зур җиңүләр яулап, илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган хөрмәтле ветераннарыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Күкләребез аяз, имин булсын!
-
Данлы бәйрәм - Бөек Җиңү көне. 06.05.2015

Безнең илебез ел саен Җиңү көнен олылап бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 елда нинди шатлыклы булса, хәзер дә - 70 ел вакыт узгач та, халык Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. Ватаныбыз азатлыгы, безнең бүгенге тыныч көнебез өчен яу кырында ятып калганнарны онытырга беркемнең дә хакы юк! Бу атнада бакчабызда эшчәнлек Бөек Җиңү көненә карата алып барыла. Балалар белән әңгәмәләр үткәрелә, рәсемнәр, картиналар, презентацияләр карау оештырыла, балалар алган белемнәрен, күргәннәрен рәсемнәрдә чагылдыралар.
Яшибез гел шулай кояшлы
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Иминлек! Иминлек! Иминлек!
Бүген зурлар төркемендә балалар "Салют" темасына рәсем ясадылар.
-
Комплектование детского сада
05.05.2015
Комплектование дет. сада. 05.05.2015
Комплектование детского сада на 2015/2016 учебный год.
В этом году в детском саду будет осуществлен выпуск воспитанников в количестве 23 ребенка. В связи с этим, и вакантных мест 25.
Во исполнение Указа Президента Российской Федерации от 07.05.2012 №599 «О мерах по реализации государственной политики в области образования и науки», приказа Министерства образования и науки Республики Татарстан от 20.02.2015 №1051/15 в приоритетном порядке в детский сад планируется направить детей в возрастной категории от 3 до 7 лет.
-
Котлыйбыз!!! 01.05.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!!! Май аенда туган көннәре булган Загидуллина Халисә Хамматовна, Зайнуллина Рәзилә Валентиновна, Ибатуллина Илзирә Сулеймановна. Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә уңышлар, шатлыклар, бәхетләр, нык сәламәтлекләр телибез.
Котлап сезне туган көнегез белән,
Якты кояш сипсен җылысын.
Сезнең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң-иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар,
Күңел күген бизәп торсыннар.
-
Открыткалар конкурсы. 30.04.2015

Безнең бакча балалары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата открыткалар конкурсында катнаштылар. Конкурста актив катнашканы өчен балалар бакчасына район мәгариф идарәсе тарафыннан почёт грамотасы тапшырылды. Конкурста катнашкан һәр балага һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Балаларыбызга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.









