Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Көзге уңыш 29.09.2015

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә!
Тышта алтын көз! Көзнең алтынлыгы, күркәмлеге, аның муллык һәм байлыгы белән билгеләнә. Менә безнең түтәлләрдә дә кишер бик уңды.
Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер - саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
-
Дәү әнидә кунакта 29.09.2015

Бу атна "Өлкәннәрне хөрмәтлик!" темасы буенча үтә. "Шәфкатьлелек" акциясе кысаларында уртанчылар төркеме балалары, тәрбиячеләре Гөлшат Гапделхаевна белән "Дәү әнигә кунакка" бардылар. Аның максаты - өлкәннәргә карата ихтирам-хөрмәт, игътибар тәрбияләү. Алар уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Гаптелвалиева Динәнең дәү әнисендә булып кайттылар. Балалар Фәния апа пешергән коймаклардан авыз иттеләр, тәмләп чәй эчтеләр. Аннары бергәләп биеделәр, җырладылар, "Шалкан", "Чуар тавык" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балалар авазын ишетеп, күрше-тирәдәге әбиләр дә аларга кушылдылар. Өлкәннәр үзләренең теләкләрен әйтеп, балаларны озатып калдылар.
Табигатьтә көз, күңелләр моңсу,
Өлкәннәргә булмасын ямансу.
Күгебез кояшлы гел аяз,
Ишетелсен бездән шатлыклы аваз!
-
"Милләтләр кроссы - 2015" 27.09.2015

Бүген - 27 сентябрьдә Татарстан илкүләм "Милләтләр кроссы" спорт бәйрәменә кушылды. Елдан-ел популярлаша барган көзге спорт тамашасын республикабызның һәр районында уздыралар. Безнең районда да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, олысын-кечесен даими спортка тарту, иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Милләтләр кроссы - 2015" үткәрелде. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрүчеләр дә актив катнаша. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кросста актив катнашып, бүләкләргә ия булдылар. Катнашкан барлык балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Поздравления детей с днём воспитателя" 25.09.2015

Вы всегда приветливы, внимательны
Так милы, заботливы всегда!
С праздником, родные воспитатели!
Счастья Вам на долгие года!
-
"Тәрбияче игелек иясе" 25.09.2015

Тәрбияче якты кояш кебек,
Күңелләрне назлап җылыта
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен,
Ял-йокыңны онытып янарга.
"Тәрбиячеләр көне" уңаеннан тәрбиячеләр һәм балалар белән берлектә "Угадай мелодию" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Балалар тәрбиячеләрне котлап җырлар, биюләр башкардылар, ә тәрбиячеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Кабактан композицияләр 24.09.2015

"Кабак бәйрәме"нә әзерләнүдә ярдәм күрсәткән барлык әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.
-
"Иркә песиләр" биюе 24.09.2015

"Кабак бәйрәме"ндә балалар "Иркә песиләр" биюе белән чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Лилия Валиева һәм Гүзәл Халиуллина.
-
Бәйрәм нәтиҗәләре 24.09.2015

"Кабак бәйрәме"нең нәтиҗәләре: "Иң матур композицияләр", "Иң яхшы концерт номеры" , "Иң актив гаилә" номинацияләренә грамоталар.
-
"Кабак бәйрәме" 24.09.2015

Килеп җитте алтын көз,
Уңыш җыеп алдык без.
Кемнәр нәрсә үстергән,
Кемнәр нәрсә өлгерткән.
Без үстердек бер кабак,
Әйтерсең лә зур табак.
Дуслар күреп шаккатты,
Шакатты тел шартлатты.
Бүген районыбызның үзәк мәйданында "Кабак бәйрәме" булып үтте. Безнең коллектив та бу бәйрәмдә бик теләп катнашты.
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 18.09.2015

Зур үсеп илебезнең тулы хокуклы гражданинына әверелгәч, һәркемнең матур һәм ышанычлы машина аласы килә. Шуңа күрә кечкенәдән үк юл хәрәкәте әлифбасын үзләштерергә кирәк. Шушыларны истә тотып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Әлеге эш буенча безнең "Әллүки" балалар бакчасында максатчан эш алып барыла. Бүген тәрбияче Шарипова Фәридә Миннислам кызы мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дип исемләнгән күңел ачу чарасы күрсәттеләр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен бозган Барбоскинга юл йөрү кагыйдәләрен, сервис билгеләренең нәрсә аңлатуларын, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәттеләр. Бәйрәм күңелле уеннар, җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Кунак булып килгән ГИБДД хезмәткәрләре Закиров Динар Рамилевич, Насыбуллин Илнур Дамирович төрле сораулар биреп, видеофильм күрсәтеп балаларның белемнәрен тагын да ныгыттылар. Чара бик күңелле булды.









