Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Варислар слеты 16.05.2015 Бүген район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган Варислар слеты үтте. Матур аланда узган бу бәйрәмгә һәр мәктәптән актив укучылар җыйналды. Бәйрәмдә безнең мәктәпнең “Таң” балалар оешмасы активистлары Вафина Илзирә, Шәрифуллин Рәдис, Хакимова Алия Маслахова Камилә, Мөхәммәтова Иллария катнашты.Слетта балалар оешмаларының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдынгылар бүләкләнде. Укучыларыбыз Мөхәммәтова Илсинә, Билалова Энҗе, Гарипова Гөлинә, Вафина Илзирә, Шәрифуллин Рәдис уку елы дәвамында район һәм республикакүләм иҗади бәйгеләрдә актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен, педагог-оештыручы Шәрифуллина В.М. балалар оешмалары белән актив эшләгән өчен Саба районы балалар иҗат үзәге тарафыннан Грамоталар белән бүләкләнде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

-
Экологик дәрес 13.05.2015 Бүген мәктәптә "Табигать һәм без" дип исемләнгән бердәм экологик дәрес узды. Аны биология укытучысы Мөхетдинова А.Р. һәм география укытучысы Мөхәммәтова Р.Р. үткәрде. Дәрес Алия Рафаэлевнаның кереш сүзе белән башланып китте. Урман-сулар, үсемлекләр, кошлар, чишмәләрне саклауга багышланган дәрес укучылар чыгышы, җырлар, табышмаклар белән үрелеп барды. 9 сыйныф укучыларының табигатьнең бүгенге халәте турында бай эчтәлекле чыгышлары, 6 сыйныф укучысы Маслахова Камиләнең “Табигатьне һәм үзегезне саклагыз!” темасына проекты укучыларда яхшы тәэсир калдырды. Дәрестә укучыларга экологик проблемалар, аларны чишү юллары турында бай мәгълүмат бирелде, табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеге төшендерелде.

-
Җиңү көне 09.05.2015

Күңелләрдә яз аеның
Бар шатлыгы, бар яме.
Күк йөзендә - күгәрченнәр,
Илдә - Җиңү бәйрәме.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары шаулап узды. Чараларга сугыш ветераны Габделхаев Габделхак абый һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Башта мәктәп укучылары "Үлемсез полк" акциясе кысаларында сугышта ятып калган бабайларының, авылдашларының фотоларын күтәреп урам буйлап җырлап уздылар. Аннан соң Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гасыймов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин һ.б. катнашты. Бәйрәм мәдәният йортында әдәби-музыкаль композиция белән дәвам итте. Авыл җирлеге үзешчәннәре, укучылар көче белән әзерләнгән концерт караганнан соң, ветераннарыбыз чәй табынына утырдылар.
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2015

Укучылар һәм укытучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Үлемсез полк" акциясендә актив катнаштылар. Алар сугышта һәлак булган туганнарының, авылдашларының фотоларын барладылар, портретларны күтәреп авыл урамнарыннан уздылар. Күпләр аларны күз яшьләре аша озатып калды. Җиңү көне шатлык китерсә дә, сугыш яралары һаман сызлый әле...
-
Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарипов Айдар Моталлап улы гомер бәйрәмен каршылый! 05.05.2015

Югары белемле, укучылар һәм укытучылар коллективының ихтирамын яулый алган киң талант иясе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыбыз Айдар Моталлап улының туган көне бүген.
Хөрмәтле Айдар Моталлапович!
Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Эшегездә алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез!
-
Рәхмәт сиңа, ветеран! 04.05.2015

Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 5-6 сыйныф укучылары арасында узган "Ветеранга бүләк" конкурсына нәтиҗә ясалды.
Кул эшләре арасында бисердән эшләнгән тасма, "Рәхмәт сиңа, ветеран!" дип исемләнгән чиккән сөлге, кулъяулыклар һ.б. бар иде. 6 сыйныф укучысы Ахунзянова Аниянең, 5 сыйныф укучылары Гыйлметдинова Әдилә, Ногманова Диләрә, Галимова Нәзирә, Хабибрахманова Алсуның ветеранга бүләге һәм 5 сыйныфларның күмәк хезмәт җимеше барыбызга да ошады. Иң яхшы дип табылган эшләр конкурсның район турына тәкъдим ителде.
Конкурста катнашкан һәр укучыга рәхмәт хатлары әзерләнде, аларны мәктәп Сабантуенда тапшыру планлаштырыла.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай. 26.04.2015

25 нче апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары “ Безнең күңелләрдә син, Тукай ” темасына радиотапшыру әзерләделәр.
Алар үз чыгышларында олуг шагыйребезне әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, туган халкының авыр язмышын уртаклашкан һәм аңа чиксез мәхәббәт саклаган, куанычына сөенгән, фаҗигасен тетрәнеп җырлаган олы әдип буларак ачтылар.
“Һәрчак безнең белән бергә –
-
Тукай-сүнмәс йолдыз. 25.04.2015

Татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгының ахыргы көннәре бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланды.
24 нче апрель көнне "Тукай сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. 5-8 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр.
Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясалды. Соңыннан шигырь бәйгесенә һәм рәсем конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
Бәйрәм "Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!" дигән юллар һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Агач утырту көне 25.04.2015

25 апрель мәктәптә “Агач утырту көне” буларак билгеләп үтелде. Быел бу акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Акциядә барлык укытучылар һәм укучылар катнашты. Мәктәп каршындагы участокка 180 төп нарат үсентесе, бакча яннарына 50 төп куак утыртылды. Агачларның әйләнә-тирә мохит өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын белмәгән кеше юктыр. Яшел байлыгыбызны арттыруга һәркем үз өлешен кертә ала. Агач утырту акциясе әле дәвам итә. Әйдәгез, тирә-ягыбызны яшелләндерү эшеннән беребез дә читтә калмыйк.
-
"Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында" 24.04.2015

Атналыкның дүртенче көне
24 нче апрель көнне мәктәбебездә “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” темасына кичә уткәрелде. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучыбыз Гарипов Айдар Моталлап улы алып барды. Ул үз чыгышында дәһшәтле сугыш еллары һәм аның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан якташларыбыз турында сөйләде.
Безнең Олы Шыңар авыл Советына Кече Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә, Олы Шыңар авыллары керә.Бөек Ватан сугышына шушы безнең бәләкәй генә авыллардан 600 кеше китә.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 413 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада!












