Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
“Экстремизмга – юк!” 03.09.2015

3нче сентябрь көнне мәктәптә “Экстремизмга – юк!” дип аталган бердәм Республика дәресләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны соңгы вакытта барган вакыйгалар, “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре белән таныштырдылар. Һәр халыкны, аның традицияләрен, телен, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Бөтенроссия ГТО һәм Тынычлык дәресләре 01.09.2015

1-11 сыйныфларда беренче дәрес – Бөтенроссия ГТО һәм Тынычлык дәресләре буларак үтте.
Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Бәйрәм белән сезне, дуслар! 01.09.2015

Исәнме, саумы, сентябрь -
Безнең яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты, яңа юл!
Исәнме, сөекле мәктәп!
Көттеңме безне?
Шундый түземсезлек белән
Көттек без көзне.
Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган, яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлыклар-сөенечләр, “4”леләр, “5”леләр, зур уңышлар гына алып килсен!
Бәйрәм белән сезне, дуслар!
-
"Үз мәктәбеңә булыш" 30.08.2015

"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе яңа уку елында да дәвам итәчәк. Мәктәпкә ярдәм итәргә теләгән якташларыбызны, үзебезнең мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләребезне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.
-
“Экстремизмга – Юк!” 20.08.2015

1-30 сентябрь мәктәптә “Экстремизмга – Юк!” айлыгы үтәчәк.
-
Лагерьның егерме беренче көне 23.06.2015

Бер-бер артлы сизелми дә лагерь көннәре үтеп тә китте.Һәр көн күңелдә яңа истәлекләр белән уелып кала.Бүген ике отряд та үзләрен бердәм,актив коллектив буларак күрсәтте.Көн ахырында отрядлар эшчәнлегенә шундый уңай бәя куелды. Соңыннан укучылар асфальтка аяк киемнәреннән "Сау бул!"дип язып куйганнар.Кызык һәм ямансу.Хуш,лагерь!
-
Лагерьның егерменче көне 22.06.2015

22 июнь - "Хәтер көне" уңаеннан, бүген иртәнге аштан соң "Дуслык" лагере балалары, тәрбиячеләр, лагерь начальнигы, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, Олы Шыңар җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск яныны җыелды.Анда без каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык, "Хәтер уты" кабыздык,веноклар,чәчәкләр куйдык. Көндезге аштан соң "Без тынычлык телибез" темасы астында һәр отряд стенгазеталар чыгарды.Иң матур шигырь,рәсем,хикәя иҗат итүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.Тынычлык турында иң матур җырны кызлар,ә сугыш турында малайлар җырлады.Көндезге аштан соң саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар,ял иттеләр.
-
Лагерьның унтугызынчы көне 21.06.2015

Иртәнге аштан соң отрядлар "диңгез" буйлап сәяхәткә әзерләнделәр."Кояшкай", "Йолдызчык" корабльләре,капитан,матрослары-барысы да юлга әзер инде.Маршрут листы кулларында.Кораблар алты станция буйлап "йөзеп" чыкты.Җирдә аларны Нептун каршы алды.Балалар аның уеннарында теләп катнашты.Көндезге аштан соң лагерьда җыр,музыка,речевка,кричалка яңгырап торды.
-
Лагерьның унсигезенче көне 20.06.2015

Һәр авылның горурланып сөйләрлек күренекле, олы йөрәкле шәхесләре була. Бүген лаегерьда якташыбыз, Оет авылында туган Советлар Союзы герое Вәлиәхмәт Хаҗиев турында горурланып сөйләделәр балалар.Сугыштан соңгы тормыш юлы белән таныштылар,герой турында электрон презентация карадылар.
Мәдәният йортында узган "Җиләкле җәй !" уен-ярышы бигрәк тә ошады "Дуслык"тагыларга. Аллы -гөлле күбәләкләр, төрледән -төрле матур чәчәкләр, алмалар да, балкып янган кояш та, йолдызлар, яшенле яңгырлы болытлар, туплар...һәм, әлбәттә, малайлар,кызлар бар иде уенда. Ә иң сөенечлесе шул,берәү дә бүләксез калмады. Истәлекле булды бу көн!
-
Лагерьның унҗиденче көне 19.06.2015

Иртәнге аштан соң "Дуслык" лагере балаларын Кече Шыңар мәдәният йорты директоры Садыкова Ф. Х. үз янына җыйды. Дүрт төркем арасында зирәклеккә бәйге оештырды ул. "Ромашка" төркеме иң оста ребус, кроссворд чишүче дип табылды. Соңыннан Фәридә Хәйдәровна балаларга оригами эшләтте, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре өләште.
Аннан соң физрук Ганиев А. Р. җитәкчелегендә "Дуслык" лылар "Күңелле стартлар" уздырды. Көн җиләс, ярыш өчен менә дигән вакыт. Рәхәтләнеп уйнадылар балалар!












