Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәбебезнең уңышлары 19.12.2015

Районкүләм фән олимпиадалары тәмамланды. Укучыларыбызның уңышлары да бар. 10 сыйныф укучысы Гайнанова Фирүзә - рус теле һәм техгологиядән 3 нче урын, 6 сыйныф укучысы Гилметдинова Әдилә инглиз теленнән 3 нче урын, 4 сыйныф укучысы Сөләймәнова Динә татар теленнән 1 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Мингазова Зәринә - татар әдәбиятеннән 2 нче урын һәм 11 сыйныф укучысы Мухаметова Айсылу - татар әдәбиятыннан 2 нче урын яуладылар.
-
Балалар бакчасы белән эшләү дәвам итә 10.12.2015

Балалар бакчасы белән эшләү дәвам итә. 9 декабрь көнне тәрбияче Римма Мөхәмәтнәҗиповна рус теле эшчәнлегенә ачык дәрес үткәрде. Эшчәнлеккә башлангыч сыйныф укытучылары югары бәя бирделәр.
-
Веселые старты 10.12.2015

10 нчы декабрьдә мәктәбебездә 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Веселые старты" районкүләм ярышы уздырылды. Әлеге ярышта 4 мәктәптән килгән укучылар командалары спорт ярышларында көч сынашты. Уенның нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Мичән командасы, 2 нче урынны - Тимершык командасы, 3 урынны - Шыңар командасы һәм 4 урынны - Симет командасы яулады. 1 нче һәм 2 нче урынны алган командалар финал ярышларында катнашачаклар.
-
ЧАС КОДА - 2015 07.12.2015

4 - 13 нче декабрь көннэрендэ мэктэптэ "Час кода - 2015" акциясе үтә.
-
"Иҗади эшчәнлектә остазлар һәм балалар бердәмлеге" 05.12.2015

4 нче декабрьдә мәктәбебездә "Иҗади эшчәнлектә остазлар һәм балалар бердәмлеге" дип исемләнгән өстәмә белем бирү укытучыларының район семинары булып узды. Әлеге чарага районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар "Оста куллар", "Хореография", "Выжигание", "Фольклор" түгәрәкләре эшчәнлеге белән таныштылар. Семинар әдәбият елына багышланган "Чишмәләр иле син, туган як!" әдәби марафоны белән төгәлләнде.
-
Әниләр көне 28.11.2015

28 нче ноябрь көнне мәдәният йортында Әниләргә багышланган бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада авылыбызның барлык әниләре чакырылды. Укучылар әниләренә багышлап шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, бәйрәм белән котладылар.
Бер бала да әнисеннән,
-
"Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү" 20.11.2015

20 ноябрь- Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Шул уңайдан, мәктәбебездә Садриев Рөстәм Аюпович катнашында линейка үткәрелде. Сүз бала хокуклары һәм аларны яклау турында барды. Шулай ук, 2005 нче елның 26 октябреннән ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Үткәрелгән линейкада әлеге дата һәм юл йөрү кагыйдәре хакында да әйтеп кителде.
-
"Минем хокукларым" җыены 18.11.2015

17 ноябрьдә башлангыч сыйныфлар өчен "Минем хокукларым" дип исемләнгән җыен үткәрелде. Әлеге җыенда педагог - оештыручы Нәбиуллина Дилбәр укучылар белән бала хокуклары, аларны белүнең кирәклеге турында сөйләште. Шулай ук игътибарлыкка кызыклы уеннар уйналды, практик күнекмәләр өлешендә укучылар эмблемалар ясадылар.
-
Ачык дәрес 17.11.2015

17 ноябрь көнне балалар бакчасы һәм мәктәптә дәвамчанлык планын үтәү максатыннан 1 нче сыйныфта ачык дәрес үткәрелде. Беренче сыйныф укытучысы Бикбаева Миләүшә Нуретдиновна математика дәресе күрсәтте.
Дәрестә укыту эшләре буенча директор урынбасары, башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчасы мөдире һәм тәрбиячеләр катнашты. Ахырдан дәрескә анализ ясалды.
-
БОЗ ӨСТЕНДӘ САК БУЛ! 16.11.2015

Башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелгән " Боз өстендә сак бул" рәсем конкурсында укучылар бик актив катнаштылар. Һәр укучының рәсеме кызыклы, үзенчәлекле. Мәктәп этабында җиңүче - 1 нче сыйныф укучысы Маслахова Миләүшә.












