Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Остров сокровищ" 22.10.2015

22 нче октябрь көнне сәләтле балалар мәктәбендә Р.Л. Стивенсонның "Остров сокровищ" әсәре буенча әзерләнгән квест булып узды. Мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучылары Мударисова Сөмбелә, Мухаметгалиев Азат һәм китапханәче Хусаинова Зәмирә катнаштылар. Әлеге чара укучыларны китап укуга тарту һәм әдәби әсәрләргә карата кызыксыну уяту максатыннан әзерләнгән.
-
Мәдәни көндәлек 21.10.2015

21 октябрь көнне мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды.Чарада мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Көндәлек балаларга Республикабызның тарихи урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтә һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итә.
-
"Бәхет иле - балачак" 16.10.2015

15 октябрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Саба районына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган, “Бәхет иле – балачак” дип аталган район конкурсының зона туры булып үтте. Биредә мәктәбебездән “Әлфия” халык бию коллективының кечкенәләр төркеме, нәфис сүз осталары Реналь Ахметов, Динә Мөбарәкова, Фирүзә Бикбаева, Алинә Заһидуллина, җырчылар Динә Сөләйманова, Илданур Хуҗиәхмәтов, Иллария Мөхәммәтова, Гөльяз Галимова катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Көзге өмә 13.10.2015

Мәктәбебездә 7-8 нче сыйныф укучылары ярдәме белән чәчәк орлыгы җыю өмәсе оештырылды.
-
Котлыйбыз! 07.10.2015

6 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган кичә булып узды. Мәктәбебездә күп еллар буе рус теле һәм литература укытучысы булып эшләгән Нурисламова Гөлшат Нәҗиповна бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән, УКЫТУЧЫМ! 05.10.2015

-
Иң күркәм гаилә-2015 04.10.2015

4 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында "Иң күркәм гаилә-2015" бәйгесе булып узды. Әлеге чарада районыбызның төрле авылларыннан килгән 17 гаилә катнашты.Авылыбыздан Садыковлар гаиләсе "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Бәйрәм белән, Өлкәннәр! 01.10.2015

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле вакытта эшләгән, ә хәзер лаеклы ялда булган укытучылар, техник хезмәткәрләр бәйрәм кичәсенә чакырылды. Укучылар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап өлкәннәребезгә рәхмәт әйттеләр.
Өлкәннәр көне булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.
-
Корбан бәйрәме 29.09.2015

24 нче сентябрь көнне Корбан гаете булып узды. Мөселманнарның шушы олы бәйрәме уңаеннан буген мәктәбебездә корбан ашы үткәрелде.
-
"Милләтләр кроссы - 2015" 26.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Милләтләр кроссы" акция кысаларында йөгерү бәйгесе үткәрелде.Физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, авыл халкында физик культура белән даими шөгыльләнү буенча кызыксыну тудыру максатында үткәрелгән бу чарада барлык мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләр катнашты. Барлык сыйныфлар арасында беренчелекне яулаган укучылар:
Башлангыч сыйныфлар арасында 1 - Гыйлметдинов Әдел, 2 - Хуҗиәхмәтов Илданур, 3 - Яхин Рафил.
5 - 8 сыйныфлар арасында 1 - Шарифуллин Рәдис һәм Кадыров Ранил , 2 - Мөхәммәтгалиев Азат, 3 - Галимуллин Нәзир.
9 - 11 нче сыйныфлар арасында 1 - Яхин Ранил, 2 - Сафин Камил, 3 - Нәбиуллин Илгизәр.












