Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
14 февраль - Гашыйклар көне 14.02.2016

14 февраль көнне Гашыйклар көне уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен уенлы-биюле чара үткәрелде. Укучылар күңелле ял иттелэр, уйнадылар, биеделәр.
-
Лыжня России-2016 13.02.2016

13 февраль көнне "Лыжня России-2016" дип исемләнгән чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге чарада барлык мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт-физкультура айлыгы 05.02.2016

Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт-физкультура айлыгы бара. Февраль аенда төрле чаралар планлаштырылган.
-
Спартакиада - 2016 29.01.2016

26-28 гыйнвар көннәрендә Укытучылар спартакиадасы үткәрелде. Мәктәбебезнең укытучылары һәр ярыш төрендә дә актив катнаштылар. Өстәмә белем бирү укытучысы Хөсәенова Зәмирә Минигаяновна "Отжимание" дә 3 нче урынны яулады. Укытучыларыбызга спорт ярышларында алга таба да уңышлар телибез.
-
Дулкыннар 23.01.2016

22 гыйнвар көнне татар шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 80 ел тулуга багышланган "Дулкыннар" Республика бәйгесенең район туры узды. Әлеге бәйгедә Нәфис сүз номинациясендә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Гөлчәчәк, 3 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтова Иллария( җитәкчеләре Рабгетдинова Гөлсем Әхәтовна) һәм "Илһам" иҗат төркеме (Билалова Әлфия Кыямовна җитәкчелегендә) чыгыш ясадылар.
-
Саба дулкыннары 21.01.2016

21 гыйнварда укучыларыбыз "Саба дулкыннары" радиосында чыгыш ясадылар. Әлеге тапшыруда райондашларыбызны мәктәп яңалыклары белән таныштырдылар, көндәлек тормышыбыз, традицияләр һәм шөгыльләребез , тырыш укытучылар һәм укучыларыбыз турында сөйләделәр, матур уңышларыбыз белән сөендерделәр. Тапшыруны Илсинә, Айсылу, Илзирә һәм Фаяз алып бардылар. Эфирда мәктәпнең “Зифа” вокаль ансамбле башкаруында Фәннур Галимов җырлары яңгырады. Шулай ук Фаяз Садыков башкаруында да җырлар тыңланылды. Безгә эфирга чыгарга мөмкинлек тудырган район җитәкчелегенә һәм тапшыруны әзерләргә булышкан “Саба дулкыннары” телерадио компаниясе хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Замечательный вожатый 16.01.2016

Районкүләм "Замечательный вожатый" конкурсында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Вафина Илзирә катнаша. Аңа уңышлар телибез!
-
Күңелле стартлар 07.01.2016
7 январь көнне Тимершык, Миңгәр, Оет, Шыңар укучылары катнашында "Күңелле стартлар" ярышлары үткәрелдеУрта мәктәпләр арасында 1 урын Тимершык, 2 урын Шыңар.Төп мәктәпләр арасында 1 урын Оет, 2 урын Миңгәр. Җиңүче командаларга , ООО "Долина -Агро Мингерь" директоры А.Н.Хабибуллин кубок, грамота һәм бүләкләр тапшырды. -
"Яңа ел TV" 28.12.2015

26 декабрьдә 8-11 сыйныф укучылары белән "Яңа ел TV" кичәсе оештырылды. Укучылар бер кич эчендә телевидение йолдызларына әверелделәр. Җырчылар, биючеләр, юмор осталары - безнең укучылар бик талантлы һәм кабатланмас. Укытучылар да, укучылар да, әти-әниләр, килгән кунаклар да, барысы да күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр алдылар.
Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча
Хуҗа булып әйдә түргә уз.
Юлларыңа синең ак чәчәкләр,
Эшләреңдә сиңа уңышлар.
-
"Могҗизалы Яңа ел" 27.12.2015

Ап-ак мамык карлар ява
Акка тореп доньяны.
Буген безне уз янына
Яшел чыршы жыйнады.
27 декабрьдә мәктәбебездә "Могҗизалы Яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге чарада 1-7 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли әйләнделәр. Бәйрәмебезгә Кыш бабай килгәч, балалар бик шатландылар, үзләренең әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр.












