Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

Бүген мәктәптә Чисталык дәресе узды.
-
2нче яртыеллык башланды 14.01.2013

Бүген кышкы каникул тәмамланып, уку елының икенче яртыеллыгы башланып китте. Укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телибез!
-
Чыршы бәйрәме 12.01.2013

Бүген Лесхоз бистәсе спорткомплексында узган район хакимияте башлыгы Чыршы бәйрәмендә безнең мәктәптән 5 укучы катнашты. Төрле бәйгеләрдә актив катнашучы һәм призлы урын яулаучы башлангыч класс укучылары Илзия Гафиятова һәм Эльвина Шәрипова, фән олимпиадаларының район этабында өчәр призлы урын яулаган югары класс укучылары Сиринә Юзеева, Гөлназ Сабирова һәм Булат Сабиров. Каникулның соңгы көннәрендә узган бу бәйрәм алдынгы укучыларыбыз өчен зур бүләк булды.
-
Кышкы каникул дәвам итә 11.01.2013

Кышкы каникулның соңгы көннәре. Мәктәптә каникул дәвамында план нигезендә өстәмә белем бирү түгәрәкләре үз эшен дәвам итте. Бүген укучылар Шафикова Г.Р. җитәкчелегендә хореография түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
Укытучылар ярышты 09.01.2013

8нче гыйнвар көнне мәктәбебездә укытучылар арасында баскетбол ярышының зона этабы узды. Бу ярышта Икшермә урта мәктәбе командасы 1нче, Сатыш урта мәктәбе командасы 2нче, Арташ төп мәктәбе командасы 3нче урынга лаек булды.
-
"Дуслык" лагере эшен төгәлләде 09.01.2013

9нчы гыйнварда "Дуслык" лагереның соңгы көне "Хокукларыңны бел, бурычларыңны үтә!" девизы астында узды. Иртәнге гимнастика һәм аштан соң рус теле , математика фәннәре буенча консультацияләр узды. Тарих укытучысы Каримова Л.Р. оештырган хокук белемнәре буенча диспутта укучылар актив катнашып, үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан плакатлар бәйгесе узды. Атна дәвамында узган лагерь укучылар өчен күңелле һәм файдалы булды.
-
Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы
08.01.2013
"Дуслык" лагеренда 6нчы көн "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дип исемләнде. Иртәнге гимнастикадан соң рус теле һәм математикадан консультацияләр узды. Көндезге аштан соң "Нарат" боз сараена бару оештырылды.
-
Мәдәният дөньясында
07.01.2013
"Дуслык" лагеренда 5нче көн "Мәдәният дөньясында" дип исемләнде. Сайлап алу фәннәреннән консультацияләрдән соң Тел бәйгесе узды, Равил Сабырның "Абага алмасы ачы була" спектаклен карау оештырылды. Төшке аштан соң флорбол буенча ярыш булды.
-
"Дуслык"та дүртенче көн 06.01.2013

Бүген-кышкы лагерьның дүртенче көне. Ул-"Спорт һәм сәламәтлек" темасы астында узды. Рус теле һәм математикадан консультацияләрдән соң "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дигән иҗади бәйге узды. Көндезге аштан соң "Күңелле стартлар" оештырылды.
-
Лагерьда өченче көн 05.01.2013

Лагерьда өченче көн "Могҗизалы дөнья" темасы астында узды. Сайлап алу фәннәреннән консультацияләрдән соң инглиз теленнән төрле җырлар өйрәнү (укытучы-Исмагилова Ч.Р.), географиядән викторина (укытучы-Сафина С.З.) укучыларга бик ошады. Рус теленнән узган "Призер буласың киләме?" интеллектуаль бәйгесендә (укытучы-Измайлова Г.М.) 11 класс командасы җиңү яулады.








