Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Репетицион тестирование
05.12.2012
Үз белемнәрен сынап карау максатыннан, 4,5 декабрь көннәрендә 11 класс укучылары рус теле һәм математика буенча репетицион тестированиедә катнаштылар.
-
Район олимпиадаларында безнең уңышлар
03.12.2012
Бөтенроссия предмет олимпиадаларының район этабы дәвам итә. Бүгенге көнгә безнең мәктәпнең уңышлары:
1. Сабиров Булат, 8 класс, математика-3 урын (укытучы Габдулхаева Р.Р.)
2. Гилазов Булат, 10 класс, ОБЖ-1 урын (укытучы Сафин А.К.)
3.Юзеева Сиринә, 10 класс, технология-3 урын (укытучы-Галиахметова И.М.)
4.Юзеева Сиринә, 10 класс, биология-2 урын (укытучы-Ибушева Ф.Н.)
5.Сабирова Гөлназ, 9 класс, экология-3 урын (укытучы-Ибушева Ф.Н.)
6.Сабиров Булат, 8 класс, география-1 урын (укытучы-Сафина С.З.)
7. Газизова Илүзә, 7 класс, география-2 урын (укытучы-Сафина С.З.)
8. Сабирова Гөлназ, 9 класс, география-3 урын (укытучы-Сафина С.З.)
-
Бадминтон буенча мастер-класс 29.11.2012

Бадминтон-безнең мәктәптә бик популяр спорт төре. Бу уен белән укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да теләп шөгыльләнә, уңышларыбыз да байтак. 28 ноябрь көнне укучыларыбыз өчен Европа чемпионы Ольга Козлова белән очрашу мөмкинлеге тудырылды. Бадминтон белән мавыгучы 10 укучыбыз белән ул мастер-класс уздырды. Әлеге чарада уен серләренә төшенергә теләгән укучылар да катнашты.
-
Әнием-күз нурым 28.11.2012

27 ноябрьдә Аналар көне уңаеннан "Әнием-күз нурым" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Кадерле әниләре хөрмәтенә укучыларыбыз иң матур җыр һәм биюләрен бүләк иттеләр. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектакленнән өзек караганда, залдагы әниләрнең күзләренә яшь тулды. 76 укучыбыз катнашкан бу концерт җир йөзендәге иң кадерле, иң матур, иң изге кешеләргә-Аналарга зур бәйрәм булды.
-
Ана- шәфкать диңгезе
24.11.2012
23 ноябрь көнне мәктәбебездә Аналар көне уңаеннан 10, 11 класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Ильясова Р.Г., Каримова Л.Р. тарафыннан әзерләнгән "Ана-шәфкать диңгезе" дип исемләнгән чара узды. Югары класс укучылары кадерле әниләрен бәйрәм белән котлап. иң матур чыгышларын бүләк иттеләр, әниләр өлгерлект, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм 22.11.2012

"Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм" акциясе кысаларында мәктәптә күп төрле спорт ярышлары, чаралар, бәйгеләр узды. Класс сәгатьләрендә сәламәт яшәү рәвеше, начар гадәтләрнең сәламәтлеккә тәэсире турында сөйләшүләр булды. Рәсем, шигырь, плакат һәм буклет конкурсларында укучылар теләп катнаштылар.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы
19.11.2012
16 ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Көн тәртибе:
1.Лекция «Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары: сәбәпләре, чишү юллары, киңәшләр” (лектор-Гафиятова Ә.Ф.)
2.“Начар гадәтләргә “Юк!” дип әйтик “ темасына чыгыш (чыгыш ясаучы Измайлова Г.М.)
3.1нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар (чыгыш ясаучы Габдулхаева Р.Р.)
4.Мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы (чыгыш ясаучы- Галияхметов Р.Р.)
5.Ата-аналар комитетын сайлау.
Карар:
1.Бала һәм ата-ана арасындагы конфликтларны кисәтү максатыннан, әти-әниләргә гаиләдәге уңай гадәтләрне даими камилләштерә барырга, хезмәт тәрбиясе бирергә, сәләтләрен ачыклауда ярдәм итеп, тиешле шартлар тудырырга.
2. Начар гадәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүне күздә тотып, баланың психологик халәтен дөрес аңлау юлларын эзләргә, аңа үзбилгеләнүдә ярдәм итәргә, мөнәсәбәтләрне бер-береңә хөрмәткә нигезләнеп корырга.
3. Мәктәп Уставына нигезләнеп, бердәм таләпләр куярга, ТР №71 законын үтәүне тәэмин итәргә, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынуны контрольдә тотарга:
-мәктәпкә укучы формасыннан, тиешле прическадан йөрү,
-кәрәзле телефон алып килмәү,
-мәктәпнең эш режимын үтәү.
4. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен даими контрольдә тотарга.
-
Бадминтон буенча район беренчелеге 19.11.2012

17 ноябрьдә мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән директор Галияхметов Р.Р., "Бадминтон" түгәрәге җитәкчесе Мубаракзянов Р.Р., инглиз теле укытучысы Камалов Р.В., география укытучысы Сафина С.З. составындагы команда катнашты. Алар һәрберсе бадминтон буенча әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Мубаракзянов Р.Р. түгәрәк җитәкчеләре арасында 1нче урынга, Камалов Р.В. ир-атлар арасында 3нче урынга лаек булды. Мәктәбебез район кубогына ия булды. Булдырдыгыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы №1
17.11.2012
16 ноябрьдә мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе:
Көн тәртибе:
1.Лекция «Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары: сәбәпләре, чишү юллары, киңәшләр” (лектор-Гафиятова Ә.Ф.)
2.“Начар гадәтләргә “Юк!” дип әйтик “ темасына чыгыш (чыгыш ясаучы Измайлова Г.М.)
3.1нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар (чыгыш ясаучы Габдулхаева Р.Р.)
4.Мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы (чыгыш ясаучы- Галияхметов Р.Р.)
5.Ата-аналар комитетын сайлау.
Карар:
1.Бала һәм ата-ана арасындагы конфликтларны кисәтү максатыннан, әти-әниләргә гаиләдәге уңай гадәтләрне даими камилләштерә барырга, хезмәт тәрбиясе бирергә, сәләтләрен ачыклауда ярдәм итеп, тиешле шартлар тудырырга.
2. Начар гадәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүне күздә тотып, баланың психологик халәтен дөрес аңлау юлларын эзләргә, аңа үзбилгеләнүдә ярдәм итәргә, мөнәсәбәтләрне бер-береңә хөрмәткә нигезләнеп корырга.
3. Мәктәп Уставына нигезләнеп, бердәм таләпләр куярга, ТР №71 законын үтәүне тәэмин итәргә, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынуны контрольдә тотарга:
-мәктәпкә укучы формасыннан, тиешле прическадан йөрү,
-кәрәзле телефон алып килмәү,
-мәктәпнең эш режимын үтәү.
4. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен даими контрольдә тотарга.
-
"Русский медвежонок" 15.11.2012

Бүген мәктәбебезнең 56 укучысы рус теленнән уздырылучы "Русский медвежонок" конкурсында катнаштылар.








