Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"Могҗизалы табигать" эстафетасы 29.03.2013

28 мартта, язгы каникул планы нигезендә, "Могҗизалы табигать" дип исемләнгән күңелле эстафета узды. "Җитез кызлар" һәм "Көчле егетләр" командалары үзара төрле спорт уеннары аша "Экологик викторина", "Табигать мәсьәләләре чишү", "Моң-зар конкурсы", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" турларын уздылар. Эстафетаның җиңүчесе булып "Җитез кызлар" командасы танылды. Эстафетаны педагог-оештыручы Газизова Г.Р., китапханәче Мубаракзянова К.Ш. үткәрде.
-
К.Насыйри исемендәге укулар
27.03.2013
26 март көнне Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә узган XI К.Насыйри исемендәге регионара укуларда чыгыш ясап, 9 класс укучысы Ибушев Вадим II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Җитәкчесе-биология укытучысы Ибушева .Н. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Нарат" боз сараенда 27.03.2013

Ямьле язгы каникул дәвам итә. Бүген мәктәбебезнең 14 укучысы "Нарат" боз сараенда булдылар.
-
Флорбол буенча ярышларда
27.03.2013
27 март көнне район күләмендә узган флорбол ярышларында мәктәбебездән 2 команда катнашты. Кызлар командасы-4 урын, ә егетләр командасы 3 урын яулады. Җитәкчеләре-"Флорбол" түгәрәге җитәкчесе Сафин А.К.
-
Экологик сукмак буйлап 26.03.2013

Язгы каникул көннәрендә дә мәктәптән укучылар өзелми. 26 мартта башлангыч класс укучылары өчен "Экологик сукмак буйлап" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге узды. Бәйгедә 2 команда катнашты. "Кышлаучы һәм утрак кошлар", " Сез беләсезме?", "Табышмаклар", "Кроссвордлар" , "Күңелле уеннар" дигән тукталышларда укучылар үзара көч сынаштылар. Барлык очколарны санаганнан соң, "Күгәрчен" командасы җиңү яулады.
-
КФУ уздырган конференция
25.03.2013
24 мартта Казан шәһәрендә КФУ, тарих институты һәм "Чын мирас" журналы белән берлектә үткәрелгән "Татар тарихы һәм мәдәнияте" фәнни-практик конференциясендә безнең укучыларыбыз да катнашты. Нәтиҗәләребез куанычлы :Каримова Гөлинә (11 класс) Диплом белән бүләкләнде, Сабирова Гөлназ (9 класс) 2нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре-Каримова Л.Р.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 23.03.2013

22 мартта 4нче гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибе:юнәлеш бирү үзенчәлекләре” . (лектор-Сафина С.З.)
2. 3нче чирек йомгаклары (чыгыш ясаучы-Габделхаева Р.Р.)
3. Мәктәптә тәрбия эшенең торышы (чыгыш ясаучы-Измайлова Г.М.)
4. Укыту-тәрбия эшенә караган мәсьәләләр, мәктәп алдында торган бурычлар. (чыгыш ясаучы-Мухаметзянов Р.Р.)
Җыелыш олимпиадаларда призлы урын алган укучыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшыру белән башланып китте. Көн тәртибенә куелган һәр мәсьәләгә тукталып, тиешле карарлар кабул ителде.
-
5 класста ачык класс сәгате 23.03.2013

22 мартта 5 класста "Билгесез солдатка багышлана" дигән темага ачык класс сәгате узды. Әңгәмәдә педагог-оештыручы Гүзәлия Рамиловна катнашып, укучыларга үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәбәрсез югалган бабасы, ничек итеп күп еллардан соң аның каберен табулары турында сөйләде. Класс җитәкчесе-Вилданова Ә.Ф.
-
Педагогик совет утырышы
23.03.2013
23 мартта педагогик совет утырышы узды. Утырышның көн тәртибе:
1.Укыту-тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр куллану.
2.3нче чирек нәтиҗәләре.
3.9 класста сайлап алу курсларының, 10-11 классларда электив курслар укытуның торышы.
-
Бадминтон буенча уңышларыбыз
21.03.2013
20 март көнне Килдебәк урта мәктәбендә бадминтон буенча укучыларның 9нчы спартакиадасына әзерләү максатыннан берничә район арасында узган ярышларда Гыйлметдинов Айдар һәм Ибатова Эльмира катнаш разрядта 1 урын, Хадиев Ирек 3 урын яуладылар. Тренерлары-Мубаракзянов Р.Р.








