Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2013

Бүген мәктәбебездә "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе узды. Кызлар "Экстрим" һәм "Оба-на" командаларына бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. "Толымнарың, толымнарың...", "Иң яхшы хуҗабикә", "Спортсменка", "Кызлар-артистлар", "Иң уңган кыз", "Модельер" бәйгеләрендә кызлар үзләренең һәр яктан булган икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә егетләр кызларга матур теләкләрен үзләренең җырлары һәм биюләре аша җиткерделәр.
Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, кызлар! Ихлас күңелдән ямьле яз белән котлыйбыз. Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
-
Мәктәптә бәйрәм рухы 05.03.2013

Иң матур бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Мәктәбебездә бәйрәм рухы сизелеп тора: егетләр кызларны бәйрәм белән котлап оешма газеталары чыгаралар, концерт номерлары әзерлиләр. Ә кызлар "Ягез әле, кызлар!" бәйгесенә әзерләнәләр. Бәйге 7 март көнгә планлаштырыла.
-
21/02/12 25.02.2013

Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтү максатыннан, мәктәп холлында шигырь бәйрәме үткәрелде.1-11 класс укучылары үзләре әзерләнгән шигырьләрен сөйләделәр.
-
Аҗаган
25.02.2013
23.02.13. көнне мәктәптә "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде.Укучылар ике командага бүленеп спорт уеннары буенча көч сынаштылар.
-
Иң яхшы укытучы-2013
19.02.2013
18.02.13 көнне "Иң яхшы укытучы-2013" бәйгесенә йомгак ясалып,укытучылар бүләкләнде. Безнең мәктәпнең информатика укытучысы Ильясова Рәфинә Габдрашидовна призер исеменә лаек булды.
-
Фәнни-экологик конференция
16.02.2013
13-16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган А.М.Терентьев исемендәге 19нчы Идел буе фәнни-экологик конференциянең "Экосистемаларның биологик төрлелеген саклау" секциясендә катнашып, безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Сабирова Гөлназ призер булды. Аның проект эшенең темасы-"Мишә тыюлыгында бобрлар популяциясен өйрәнү". Җитәкчесе- биология укытучысы Ибушева Ф.Н. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Ил яклар ир булып үсегез! 15.02.2013

Бүген мәктәбебездә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу узды.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде. 15.02.2013

Бүген-герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Башлангыч классларда узган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән чарада укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлын искә төшерделәр. Үзләре дә Муса ага кебек батыр булып үсәргә сүз бирделәр.
-
Дәресләрдән соң-чаңгыга!
13.02.2013
Февраль-кышның соңгы ае. Елның бу фасылының бөтен матурлыгын күреп калу өчен көннәр дә бик матур. Көн саен дәресләрдән соң укучылар, класс җитәкчеләре белән берлектә, чаңгыда йөрергә чыгалар. Бүген Әнисә Фәнилевна белән 9 класс укучылары чаңгыда йөреп керделәр. Саф һава сәламәтлеккә дә файдалы, бергәләп ял итү кәефне дә күтәрә.
-
Атналык линейка 11.02.2013

Һәр атнаның дүшәмбесендә мәктәбебездә линейка уздырылып, атналык эшкә йомгак ясала. Бүгенге линейкада да төрле республика һәм район бәйгеләрендә призлы урыннар яулаучылар, "Татарстан чаңгы юлы-2013" ярышларында җиңүчеләр бүләкләнде.








