Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Сәламәтлек дәресләре 09.04.2013

Бүген һәр класста Сәламәтлек дәресләре узды. "Сәламәтлек чыганаклары" (1 класс), "Бу синең үзеңнән тора" (2 класс), "Сәламәт булыйм дисәң..." (3 класс), "Саулык-зур байлык" (4 класс), "Дөрес туклану-сәламәт булу" (5 класс), "Саулык-зур байлык" (6 класс), "Сәламәтлегебез үз кулыбызда" (7 класс), "Начар гадәтләргә юл куйма!" (8 класс), "Сәламәтлек-тормыш нигезе" (9 класс), "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" (10 класс), "Сәламәтлек кадерен беләсеңме?" (11 класс) дигән темаларга узган әңгәмәләрдә укучылар сәламәтлек, аның кыйммәте, үз сәламәтлегеңне саклау мөһимлеге турында сөйләштеләр.
-
Бадминтон буенча уңышларыбыз 08.04.2013

6нчы апрельдә Килдебәк урта мәктәбендә узган бадминтон ярышларында укучыларыбыз актив катнашты. Гыйлметдинов Айдар (9 класс)-1 урын, Ибатова Эльмира ( 7 класс)-3 урын, Юзеева Нәркизә (6 класс)-3 урын, Бикмиев Илфир (9 класс)-3 урын яуладылар.
-
Күңелле стартлар 08.04.2013

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Мәктәбебездә һәр көн иртәнге гимнастика ясаудан башланып китә. Бүген дә укучылар иртәнге гимнастика ясадылар. Ә дәресләрдән соң 4-6 класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" узды.
-
Бадминтон ярышлары 04.04.2013

4нче апрельдә Килдебәк урта мәктәбендә 1997-1999нчы елгы укучылар арасында бадминтон буенча узган ярышларда 7 класс укучысы Ибатова Эльмира 1нче урын һәм 8нче класс укучысы Хадиев Ирек 1 нче урын яуладылар. Алар әлеге җиңүләре белән Республика күләмендә уздырылучы 9нчы Спартакиадада катнашу хокукына ирештеләр. Котлыйбыз!
-
Рус теленнән Интернет-тестирование 02.04.2013

2нче апрель көнне 11 класс укучылары Мәгариф һәм фән министрлыгының № 1037/13 боерыгы нигезендә on-iain режимда рус теленнән Интернет тестированиедә катнаштылар.
-
Шахмат ярышлары 31.03.2013

30 мартта Лесхоз бистәсендә РФ һәм РТ атказанган урманчысы Минниханов Н.М. истәлегенә узган шахмат ярышларында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Шакирова Гөлназ үз яшьтәшләре арасында 3нче урын алды. Котлыйбыз, Гөлназ!
-
"Первые шаги в науку" 30.03.2013

29 мартта Саба гимназиясендә "Первые шаги в науку" дип исемләнгән проект-эзләнү эшләре бәйгесе узды.Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Шарипова Эльвина "Милли баш киеме-калфак" дигән проект эше белән чыгыш ясады һәм актив катнашкан өчен Грамота белән бүләкләнде. Укытучы-Гыйлметдинова И.Г.
-
"Саба" бассейнында 29.03.2013

29 март көнне 7. 8 класс укучылары "Саба" бассейнында булдылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары 29.03.2013

29 мартта Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында уздырылучы волейбол ярышларының зона этабы узды. Ярышларда 6 мәктәп катнашты. 1 урын-Икшермә урта мәктәбе, 2 урын-Арташ төп мәктәбе, 3 урын- Сатыш урта мәктәбе. Җиңүчеләрне котлыйбыз, калган мәктәпләрне дә алар белән тигезләнергә чакырабыз.
-
"Живая классика"
29.03.2013
28 март көнне район балалар иҗат үзәгендә узган "Живая классика" бәйгесендә 6 класс укучысы Юзеева Нәркизә катнашты. Ул Н.Носовның "Живая шляпа" исемле хикәясен сөйләп, иң яхшы чыгыш ясаучы 3 мәктәп исемлегенә кертелде. Укытучы-Закирова Р.Г.








