Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Кәҗүл читек" спектакле 14.10.2023

Бүген 6А сыйныф укучылары Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында "Кәҗүл читек" спектаклен карап кайттылар. Милли бәйрәмебез булган Корбан гаете алдыннан кечкенә Әхмәдулла үзе өчен берничә дәрес ала. Аларны узып, ул үсә, үзгәрә, тормышта иң зур бәхет - ул читекләрдә түгел, ә туганнары, дуслары белән бергә булуда икәнен аңлый.
-
"Татарча диктант" белем тикшерү акциясе 14.10.2023

Гимназиябездә "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе уздырылды. Акциядә укучылар һәм әти- әниләр актив катнаштылар. Әлеге чараны оештырган өчен татар теле укытучысы Гөлназ Мәҗитовнага рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
"Белем алу. Карьера" выставкасы 13.10.2023

Бүген 9Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Индира Рифкатовна белән берлектә "Белем алу. Карьера" выставкасында булып кайттылар. Укучылар төрле кызыклы һәм мавыктыргыч мастер- класслар карадылар, экспозицияләр белән таныштылар.
-
Дәрестән тыш чара 13.10.2023

8А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Лиана Александровна белән кинотеатрда булып кайттылар. Төп максат: укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
-
Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 13.10.2023

Гимназиябездә шагыйрь, публицист, тәрҗемәче Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 8Б сыйныфы укучылары белән Әдәби кичә ("Литературный дворик") уздырылды. Кичә барышында шагыйрьнең иҗаты турында сөйләнелде, иң күренекле шигырьләре укылды. Чараны оештырган өчен рус теле укытучысы Светлана Фёдоровнага һәм китапханәче Зөлфия Рафаильевнага зур рәхмәт!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239319%2F0735903a7455ce4aa4
-
Открыткалар ясау буенча мастер- класс 13.10.2023

Гимназиябезнең активистлары озайтылган көн төркемнәренә йөрүче укучылар белән открытка ясау буенча мастер - класс оештырдылар. Укучылар яңа төрле ысуллар кулланып, әти- әниләренә открыткалар ясадылар



-
Котлыйбыз!!! 12.10.2023

Бүген гимназиябез укучылары Мәхмүтова Камилә белән Хәсәнова Ләйсән Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә үткәрелгән “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән IV республика конкурсында катнаштылар. Әлеге чарада Камилә белән Ләйсән икенче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Җитәкчеләре Мансурова Гөлчәчәк Әсхатовнаны һәм укучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 12.10.2023

Бүген "Россия- минем горизонтларым" курсы кысаларында Казан кооператив институтыннан килгән белгеч 8-11 сыйныф укучыларына чыгышын тәкъдим итте. Укучылар уку йорты, факультетлар, студент тормышы белән якыннанрак таныштылар.
-
Антитеррор вәкилләре белән очрашу 12.10.2023

Гимназиябездә укучылар белән терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча һәрдаим профилактик эш алып барыла. Бүген, куркынычсызлык чараларын искә төшерү максатыннан, 4 нче һәм 5 нче сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелде. Казан шәһәренең антитеррор комиссиясе вәкилләре Новлянский Павел Валерьевич һәм Шигапов Зөлфәт Зөфәрович укучыларга террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләп киттеләр.
-
"Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты 12.10.2023

12 нче октябрь көнне гимназиябездә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды. Һәр кандидат үз программасын тәкъдим итте, идеяләре белән бүлеште һәм сорауларга җавап бирде. Без үз чиратыбызда барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидатны бергәләп сайлыйк



Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239316%2F56ab2e63679d5d0efb










