Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Бүген Коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2016

-
Бирмәскәме? Алмаскамы? 09.12.2016

Бүген Ришвәтчелеккә каршы тагын бер акция узды. СМС балаларның "Шатлык" отряды әгъзалары "Не брать или не взять?" соравы белән укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә һәм 8-9 нчы сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте. Каршылыклы фикерләр күп булды: бирмәсәң алмаслар иде һәм алмасаң бирмәсләр иде дигән ике фикер көрәшен күзәтү кызык иде. Нәтиҗәдә, ришвәтчелек булмасын өчен, ришвәт бирмәскә кирәк дигән фикер өстен чыкты.
-
Мәктәп шугалагы тимераяклы һәркемне, хоккей сөючеләрне кабул итәргә әзер! 08.12.2016

Мәктәбебез шугалагы яңа кышка әзер! Тимераяк белән дус булган һәркемне, хоккей сөючеләрне мәктәп шугалагында көтәбез.
Сездә бармы шугалак?
Вәт бездә шәп шугалак!
Тимераяклар кыздырып,
Әйдә, шуыйк бергәләп!
Шугалакны ясау өчен армый-талмый, кичен һәм көндез көч куйган физик тәрбия укытучысы Әсләм Закирҗан улы Кәбировка мәктәп җитәкчелеге, әти-әниләр комитеты һәм шугалакта үз сәламәтлеген арттырачак һәркем исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бүген Билгесез солдат көне 03.12.2016

Мәктәбебездә дәресләргә кадәр Билгесез солдат көненә багышланган мәгълүмати иртә узды. Тарих укытучысы Рәхимова Т.А. әлеге датаның килеп чыгу тарихы һәм әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләде, компьютер презентациясе аның сөйләмен тагын да тәэсирлерәк итте. Күңелләрдәге дулкынлану хисе күзләргә яшь булып эленде. Әлеге иртә илебезгә тынычлык яулап һәлак булган, бүгенге көндә дә каберләре билгесез солдатларны 1 минутлык тынлык белән искә алып , ил-көннәребезгә тынычлык теләп тәмамланды.
-
"Шатлык" СМС балалар отряды чираттагы акциядә 02.12.2016

-
Без он-лайн дәрестә 02.12.2016

-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгына йомгак 30.11.2016

-
Мәктәптә Хокук бозуларны кисәтү айлыгы дәвам итә 26.11.2016

1 нче ноябрьдән игълан ителгән Хокук бозуларны кисәтү айлыгы ахырына якынлаша. Ай дәвамында сыйныфларда тематик сыйныф сәгатьләре, анкеталаштырулар, иҗади язма эшләргә конкурслар, вазифаи заталар белән очрашулар узды. Бигрәк тә, 8-9 нчы сыйныф укучылары үзләренең активлыклары белән аерылып тора. Бүген исә алар "Мин һәм закон" дип аталган презентацияләр конкурсына әзерләнә, репетицияләр ясый.
-
Әниләрен котлый бүген җирдә барлык балалар 25.11.2016

Бүген мәктәбебездә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт "Алмаш" балалар оешмасы эзтабарлары һәм варислары катнашында үткәрелде. Дәртле биюләр, нәфис сүз, җырлар, кулдан ясалган истәлекле бүләкләр- барысы да иң кадерлеләребез өчен! Алай гына түгел, эзтабарларыбыз, әниләре килүгә , тематик рәсемнәр күргәзмәсе оештырса, варисларыбыз "Әнием- бердәнберем" дип аталган иҗади язмалардан күргәзмә оештырды.
Әниләребез бәйрәмне бик ошаттылар: һәркем үз нарасыен бүген мәктәп сәхнәсенең зур артисты итеп күрә алды бит!
-
"Укытучы остаз"лар җитәкчелегендә проект эшчәнлеге нәтиҗәләре 25.11.2016

Мәктәбебез бүген шатлыклы вакыйгалардан гөр килә. Бүген- бик җаваплы көн, чөнки "Укытучы-остаз"лар Ганиева И.И. һәм Колмөхәммәтова З.Э. җитәкчелегендәге төркемнәр үз проектларын тамашачылар каршында яклады. Эзтабарларыбыз , экологик проект башкарып, авылыбыз чисталыгын тәэмин итү юлларын тәкъдим итте. Варисларыбыз исә, Кизләү авылының авыл туризмы проекты кысаларында туробъект булырга хаклы булуын дәлилләп, килгән кунакларны, мәктәп укучыларын экскурсион маршрутлар белән таныштырды.






