Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Хоккей буенча чираттагы турнир
25.02.2017
Бүген мәктәбебезнең хоккей командасы Чулпан мәктәбендә алкалы хоккей буенча оештырылган район ярышында катнашты.
-
Алкалы хоккей буенча дусларча турнир 22.02.2017

5-7 нче сыйныф егетләреннән торган команда Киекле мәктәбендә оештырылган алкалы хоккей буенча дусларча турнирда көч сынашты. Бу- аларның беренче чирканчык алуы, яңа командага уңышлар телибез!
Көн җылытты кисәк кенә,
Кар-бозлар эреп ята.
Уйныйбыз дигәч уйныйлар,
Боз бетсә дә катокта!
Әле быел хоккей буенча
Куйган план тулмады!
Китмәле, кыш, суыт кабат,
Бозны иртә бозма әле! -
Солдат ядкярләре мәктәптә 22.02.2017

Мәктәбебез эзтабарлары һәм варислары Россия укучылары хәрәкәте тарафыннан оештырылган "Армейский чемоданчик" акциясенә кушылдылар. Әтиләрнең, абыйларның солдат альбомнары, медальләре, формалары, гомумән, солдат тормышы хатирәсе буларак сакланучы әйберләр бу көнне мәктәптә презентацияләнде. Бигрәк тә, солдат альбомнары зур кызыксыну уятты. Әтиләре хәрби хезмәттә булган малайлар, егетләр бигрәк горур иде бу көнне...
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Бүген мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.
Мәктәбебезнең 1 нче катында әлеге көнгә багышланган китап күргәзмәсе ачылды.
Кадерле милләттәшләр!
Бер хаҗәтсез кайчак
Телне шундый бозып сөйлибез!
Ил колагын хурлап, халкыбызның
Рухын рәнҗетәбез димибез!
Мескенләнмик, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмик кадерсез.
Бер уйласак, илаһи бит, изге-
кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмик без туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәне әзер басарга...
Телебез саф, фикеребез ачык, намусыбыз ак булсын!Сурәттә "Туган тел"не күмәк башкару мизгеле
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр һәм сафта йөрү конкурсы 21.02.2017

Хәрби - патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә җыр һәм сафта йөрү смотр-конкурсының мәктәп туры узды. Ярышта катнашкан 5 команда арасыннан урта звенода Колмөхәммәтов З. җитәкчелегендәге "Катюша" отряды һәм башлангыч мәктәп звеносында Мөхәммәдрәхимов Ф. җитәкчелегендәге "Елмаю" отрядлары җиңүче дип танылды. Афәрин!
Яшь солдатлар килә:
Спортзалда яңгырый җыр,
Яңгырый речевка.
Тигез сафта бердәм адым белән
Яшьлек килә безгә алмашка!
-
Әфганчы белән очрашу 18.02.2017

Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгару датасына багышланган кичәбездә шул сугышның ачысын-төчесен күргән интернационалист -сугышчы- мәктәбебезнең дәрәҗәле укытучысы Халитов В.М. белән очрашу үткәрелде.
-
Рус теле атналыгының 4 көне 16.02.2017

Рус теле һәм әдәбияты атналыгының бүгенге көне 4-5 сыйныфларның малайлар һәм кызлары арасында "Кыюлык кайда, җиңү шунды" ("Где смелость, там и победа") исемле уен белән башланды. Рус теленнән Колмөхәммәтова З.Э. тарафыннан уздырылган бу квест катнашучыларда да, тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Төрле биремнәр үтәп, квест ахырында һәр команда батырлык һәм кыюлык турында шифрланган мәкальне төзергә тиеш иде. Катнашучылар сынатмады! Афәрин!
-
Китапханәгә керми калмагыз! 15.02.2017

Мәктәп китапханәсендә укучылар өчен Әфган сугышы турында мәгълүматлар алмаш тактага беркетелде. Укучылар, укымый калмагыз!
-
Рус теле атналыгының 3 нче көне 15.02.2017

Рус теле һәм әдәбияты атналыгының 3 нче көне герой -шагыйрь, татар халкының каһарманы Муса Мостафа улы Җәлиловның тоткынлыктагы иҗатына, аның батырлыгына, рух ныклыгына багышланган батырлык сәгате буларак узды. Аның беренче өлешен - Җәлилнең тоткынлыктагы иҗаты һәм гражданлык батырлыгын рус телендә өлкән варислар презентацияләде; икенче өлеше исә каһарман шагыйрьнең "Моабит дәфтәре" циклыннан рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсы буларак узды.
Конкурста барлыгы 10 укучының чыгышы тыңланды. Нәтиҗәләр рус теле атналыгын йомгаклау кичәсендә билгеле булачак. -
Рус теле һәм әдәбияты атналыгының 2 нче көне 14.02.2017

Рус теле һәм әдәбияты атналыгының хәрби-патриотик айлык белән тәңгәл килүендә тирән мәгънә тоеп, бүген мәктәптә батырлык темасына (отрывок из произведения "Живые нити" Р.Мустафина ) мәктәпкүләм диктант язу оештырылды. Диктантлар тикшерелеп, мәктәбебезнең иң белемле укучысы ачыкланачак һәм уңай билге алган диктантлардан алдагы көннәрдә күргәзмә оештырылачак. Хәзергә исә диктанталар тикшерү уза, ә диктант язучылар, дулкынланып, эш нәтиҗәләрен көтәләр. Аларның барысына да уңышлар телибез






