Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Президентские состязания" ярышларында 2 нче урын безнеке! 14.02.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучылары "Президентские состязания" ярышларының куст этабында 2 нче урынга лаек булды. Ярыш рухы, җиңү дәрте алырны киләчәктә тагын да зуррак уңышларга рухландырсын. Котлыйбыз!
Команда җитәкчесе-физик тәрбия укытучысы: Кәбиров Ә.З.
-
Туган ил каян башлана? 14.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 7 нче сыйныф укучылары "Безнең гаилә традицияләре" темасына минипроектлар башкарды. Туган ил каян башлана дигәндә, һәркем аның бала дөньяга килгән гаиләдән һәм анда хөкем сөрүче гаилә традицияләреннән икәнен ачык белергә тиеш. Мәктәбебезнең барлык укучыларын әлеге проектка кушылырга чакырабыз! Иҗади эшләр, стена газеталары хуплана!
-
Татарстан балалары- Сирия балаларына 13.02.2017

Мәктәбебезнең "Шатлык"СМС балалар отряды яңа составта үзенең эшен башлап җибәрде. Бүген әлеге отряд мәктәп укучыларын Кызыл байраклы Үзәк хәрби округ тарафыннан ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә уздырылучы "Татарстан балалары -Сирия балаларына" дигән гуманитар акциясен үткәрде. Гуманитар ярдәм йөзеннән канцелярия товарлары, иң мөһим көндәлек кирәк-ярак товарлары кабул ителде. Мәктәбебезнең бер укытучысы да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмады.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгына старт бирелде 13.02.2017

Агымдагы атна рус теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Бүген атналык лексик уен белән башланып китте. Уеныбыз катнашучылары- 2-7 нче сыйныф укучылары 8-9 нчы сыйныфлар оештырган уенда бик теләп катнаштылар. Тел дәрьясының иң кызыклы өлкәләреннән берсен мәктәп белән искә төшердек! Белемнәрне яңарттык!
Ә иртәгә барыбызны да мәктәпкүләм диктант көтә.
-
Татарстан балалары- Сирия балаларына
09.02.2017
Мәктәбебезнең "Шатлык"СМС балалар отряды яңа составта үзенең эшен башлап җибәрә һәм мәктәп укучыларын Кызыл байраклы Үзәк хәрби округ тарафыннан ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә уздырылучы "Татарстан балалары -Сирия балаларына" дигән гуманитар акциядә катнашырга чакыра. Гуманитар ярдәм йөзеннән канцелярия товарлары, кулдан ясалган уенчыклар һәм иң мөһим көндәлек кирәк-ярак товарлары кабул ителә.
"Игелек җирдә ятмас",-ди халык. Авыр хәлдә калган яшьтәшләребезгә булышуда актив булырсыз дип ышанабыз. Ярдәм йөзеннән алып килгән товарларны "Шатлык" отряды активы- 8 нче сыйныф укучыларына тапшыруыгыз сорала!
-
Бездә Парламент дәресе 08.02.2017

Бүген мәктәптә "2030 нчы ел. Минем Татарстан киләчәгенә кертемем" темасына Парламен дәресе узды. Кемнәр алар депутатлар? Мин депутат була аламмы? Ниһаять, 18 яше тулган һәрсемнең сайлауларда катнашуыннан нәрсә дә булса үзгәрәме? Дәрес вакытында шушы сорауларга җавап 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашында дебат рәвешендә эзләнде.
Без- Татарстан яшьләре,
Без аның киләчәге!
Һәрбер тавыш мөһимлеген
Раслар өчен яшәрбез!
-
"Без бергә" концерт-фестиваленең мәктәп туры 06.02.2017

Бүген "Без бергә" концерт-фестиваленең мәктәп туры узды.. Укучылар нәфис сүз, халык уены, халык җыры номинацияләрендә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары һәр чыгыш төре буенча җиңүчеләрне билгели. Чыгыш ясаучы укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
Сталинград сугышында совет гаскәрләре җиңүенә 74 ел 02.02.2017

Бүген мәктәптә Сталинград сугышында җиңү көненә багышланган тематик сыйныф сәгатьләре узды. Авылыбыздан Сталинград сугышында катнашкан бабайлар искә алынды. Хәтер яңарту, хәрби ныклык үрнәгенә соклану, укучыларның дөньяны күзаллауларын киңәйтүгә багышланган чаралар бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Безнең кебек оныклары булу-зур сөенеч
Шәһит киткән һәрбер солдатка.
Хәтерләрдә һәрчак яшәр алар,
Соклануыбыз күренер карашта.
Сурәттә: Сталинград сугышында катнашкан авылдашыбыз Садретдинов Й.Г. турындагы слайд, презентациядән
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 28.01.2017

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрү дәвам итә.
Укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Биредә алар күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың һәм балалар язучысы Айдар Хәлимнең иҗаты белән таныштылар.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 28.01.2017

Мәктәбебез укучылары Бердәм Россия партиясе үткәргән кул эшләре конкурсында катнаштылар Бүген җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.






