Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017" 13.12.2016

В соответствии с распоряжением Кабинета Министров РТ от 06.09.2016 № 1942-р с 09.01.2017 по 22.04.2017 в республике пройдет XVII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства "С ОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017"
-
Декабрь юбилярлары 10.12.2016

Мәктәп китапханәсендә шул исемдәге күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә рәхим итегез! Күргәзмә китап сөюче дусларын үзе белән танышырга чакыра!
-
"Алмаш" балалар оешмасының эшче почмагы конкурста катнаша 10.12.2016
"Алмаш" балалар оешмасының эшче почмагы районкүләм "Лучший уголок ДОО" конкурсында катнаша. Конкурс нәтиҗәләренең уңышлы булуын телибез. -
Эзтабарларыбыз өчен конкурс 09.12.2016
Эзтабарлар Ватан геройлары көненә багышланган рәсем конкурсында катнаша! -
Бүген Ватан геройлары көне. Безнең оешмада тантаналы сбор 09.12.2016

Бүген "Алмаш" балалар оешмасында Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы сбор үтте. Сбор Хәтер һәм Дан стеласы каршында оештырылды; "Алмаш" балар оешмасы һәм "Яшен" хокук бозуларны кисәтү отряды җитәкчеләренең стелага венок салуы белән тәмамланды. Бу көн турында тулырак ВК челтәрендәге фотосәхифәдән һәм яңалыклардан белә аласыз. https://vk.com/id355832826
Мәңгелек дан Сезгә, батырлар! Сезне хөрмәтләрдәй халкым бар!
-
Бүген Коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2016

-
Бирмәскәме? Алмаскамы? 09.12.2016

Бүген Ришвәтчелеккә каршы тагын бер акция узды. СМС балаларның "Шатлык" отряды әгъзалары "Не брать или не взять?" соравы белән укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә һәм 8-9 нчы сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте. Каршылыклы фикерләр күп булды: бирмәсәң алмаслар иде һәм алмасаң бирмәсләр иде дигән ике фикер көрәшен күзәтү кызык иде. Нәтиҗәдә, ришвәтчелек булмасын өчен, ришвәт бирмәскә кирәк дигән фикер өстен чыкты.
-
Мәктәп шугалагы тимераяклы һәркемне, хоккей сөючеләрне кабул итәргә әзер! 08.12.2016

Мәктәбебез шугалагы яңа кышка әзер! Тимераяк белән дус булган һәркемне, хоккей сөючеләрне мәктәп шугалагында көтәбез.
Сездә бармы шугалак?
Вәт бездә шәп шугалак!
Тимераяклар кыздырып,
Әйдә, шуыйк бергәләп!
Шугалакны ясау өчен армый-талмый, кичен һәм көндез көч куйган физик тәрбия укытучысы Әсләм Закирҗан улы Кәбировка мәктәп җитәкчелеге, әти-әниләр комитеты һәм шугалакта үз сәламәтлеген арттырачак һәркем исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бүген Билгесез солдат көне 03.12.2016

Мәктәбебездә дәресләргә кадәр Билгесез солдат көненә багышланган мәгълүмати иртә узды. Тарих укытучысы Рәхимова Т.А. әлеге датаның килеп чыгу тарихы һәм әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләде, компьютер презентациясе аның сөйләмен тагын да тәэсирлерәк итте. Күңелләрдәге дулкынлану хисе күзләргә яшь булып эленде. Әлеге иртә илебезгә тынычлык яулап һәлак булган, бүгенге көндә дә каберләре билгесез солдатларны 1 минутлык тынлык белән искә алып , ил-көннәребезгә тынычлык теләп тәмамланды.
-
"Шатлык" СМС балалар отряды чираттагы акциядә 02.12.2016







