МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Плановая проверка на противопожарную безопасность 10.11.2020

10 ноября была проведена плановая проверка по пожарной безопасности с инспектором МОНД и ПР по Муслюмовскому и Сармановскому районам РТ УНД и ПР ГУ МЧС РФ по РТ Гариповым Рустемом Габдулхаевичем и старшим дознавателем МОНД и ПР по Муслюмовскому и Сармановскому районам РТ УНД и ПР ГУ МЧС РФ по РТ Быренковым Русланом Николаевичем. Цель проверки - соблюденияе обязательных требований пожарной безопасности. В ходе плановой проверки детского сада инспекторы Государственного пожарного надзора проверяли состояние путей эвакуации и запасных выходов, наличие и рабочее состояние первичных средств пожаротушения. Проверка – это также и хорошая возможность напомнить работникам организации основные правила пожарной безопасности. И с этой целью была проведена беседа с воспитанниками детского сада, был проведён инструктаж с сотрудниками по соблюдению требований и норм пожарной безопасности. Сотрудники МЧС призвали быть внимательными и следить за соблюдением правил пожарной безопасности, напомнили номера телефонов вызова экстренных специализированных служб. Также инспекторы рассказали о порядке действий в случае возникновения пожара и правилами работы с огнетушителями (инструкция по использованию огнетушителей).
-
Җәлил укулары 09.11.2020

Бүген бакчабызда III Бөтендөнья "Җәлил укулары"ның сайлап алу туры булып узды. әлеге конкурста барлык төркем балалары да актив катнашты!
В нашем детском саду прошел отборычный тур III Всемирного конкурса чтецов "Джалильские чтения". В конкурсе активное участие приняли дети всех возрастных групп.
-
Бакчабызда "Сөмбелә" бәйрәмнәре гөрли! 27.10.2020

Көзне бик күңелсез ел фасылы дисәләр дә, кечкенә балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга да, коеп яуган яңгыр вакытында кулчатыр астында торуларына да сөенә беләләр. Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Атна дәвамында бакчабызда "Көз" бәйрәмнәре гөрләде. Чаралар бик күңелле узды. Кунак булып Көз патшабикәсе дә килде. Балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар.
-
"Кояшкай"- беренче! 20.10.2020

Республикабызда ел саен үткәрелүче “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста Татарстан республикасының 44 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы үзләренең авторлык инновацион проектлары белән катнашты. “Кояшкай” педагогик коллективы конкурска «Тел –милләтнең күңел көзгесе, аның җаны һәм көнкүреше» («Язык есть исповедь народа, его душа и быт родной») проектын тәкъдим итте. Казан шәһәрендә уткән бәйгенең беренче турында җиңеп, “Кояшкай” Республиканың иң яхшы 25 балалар бакчасы исемлегенә керде. Шулар арасыннан 10 балалар бакчасы гына “Татарстан Республикасынын иң яхшы билингваль балалар бакчасы – 2020” статусына лаек һәм 500000 сумлык Грантка ия булды. Грантка ия булган балалар бакчалары арасында “Кояшкай” рейтинг таблицасы буенча – беренче!
-
"Көзге могҗиза" күргәзмәсе. Выставка "Осеннее чудо" 15.10.2020

“Кояшкай” балалар бакчасында “Көзге могҗиза” дигән темага көзге кул эшләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балалар бакчасының барлык төркемнәре катнашты. Балалар әти-әниләре белән бик тырыштылар, фантазия, иҗат, үз осталыкларын күрсәттеләр.
В детском саду” Кояшкай“была организована осенняя выставка поделок и рисунков на тему” Осеннее чудо". В выставке приняли участие все группы детского сада. Дети очень старались с родителями, проявляли фантазию, творчество, свое мастерство.
-
Итоги конкурса "Их улыбка согревает сердца... " . "Аларның елмаюы йөрәкләрне җылыта..." конкурсы нәтиҗәләре 12.10.2020

Үзәк балалар китапханәсе өлкәннәр көненә багышланган "Аларның елмаюы йөрәкләрне җылыта..." конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу конкурста актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар: Ахтариева Зарина 1нче урынга, Ногманов Ибраһим -2 нче, Галиева Зәйнәп, Муллагалиева Эльвина һәм Кашапова Динә 3 нче урынга лаек булдылар. Балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Центральная детская библиотека организовала награждение участников конкурса стихов и песен посвящённый дню пожилых людей "Их улыбка согревает сердца...". Воспитанники нашего детского сада принимали активное участие в данном конкурсе и заняли призовые места. Детям вручили дипломы и памятные призы.
-
Иң яхшы билингваль балалар бакчасы 08.10.2020

Татарстанда "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын алучыларны сайлап алу конкурсының 2 этапы башланды. 8 октябрь көнне комиссия белгечләре безнең балалар бакчасына килделәр, бөтен коллективның эшен игътибар белән өйрәнделәр, дәрес-уеннарны карадылар, педагоглар һәм балалар белән сөйләштеләр. Балаларның белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Балалар таныш булмаган кешеләр алдында каушап калмадылар, үзләрен тыныч һәм иркен тоттылар.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2020

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең әби- бабаларын котлар өчен бәйрәм открыткалары ясадылар.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген.
Бар гомерегез үтсен шатлык белән
Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.
Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын
Йөзегездә нурлар сүнмәсен
-
Аппликация "Веселый хоровод". 29.09.2020

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Күңелле әйлән-бәйлән" темасына кисеп ябыштыру эшчәнлеге. Эшчәнлекнең бурычлары: балаларда эстетик кабул итүне, хыялны, иҗатны үстерү; ике тапкыр бөкләнгән кәгазьдән симметрияле формалар кисеп алырга өйрәнү; чәчәкләрне һәм аларның төсмерләрен өйрәтүне ныгытырга; кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнүне дәвам итү; эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү; күмәк аппликацияне өйрәтүне дәвам итәргә, композиция турында фикер алышырга, башка балалар фикерен тыңларга өйрәтү.
В подготовительной группе занятие по аппликации на тему "Веселый хоровод". Задачи занятия: развивать у детей эстетическое восприятие, воображение, творчество; учить вырезать на глаз симметричные формы из бумаги, сложеной вдвое; продолжать учить украшению, вырезанного из бумаги изображения; развивать зрительный контроль за движением рук, координацию движений; закрепить знание цветов и их оттенков; продолжать обучение коллективной аппликации, учить обсуждать композицию, выслушивать мнение других детей; учить располагать фигуры в ряд на узкой полосе, прививать аккуратность при наклеивании.
-
Сак булыгыз:грипп!!! 25.09.2020

Сак булыгыз:грипп!!!
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.







