МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Уйный-уйный үсәбез" уен кичәсе . Увлекательный игровой вечер "Растем играя" 02.03.2021

2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы кысаларында, "Кояшкай" балалар бакчасың мәктәпкә әзерлек төркеме Мөслим үзәк китапханәсе белән берлектә "Уйный- уйный үсәбез" дигән кызыклы уен кичәсе узды. Кичәдә балалар бик күп төрле татар халык уеннары уйнадылар: "Түбәтәй", "Кәрия-Зәкәрия", "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш" һ.б. Балалар шулай ук А.Барто китаплары белән таныштылар.
В рамках Года родных языков и народного единства в РТ с детьми подготовительной группы на центральной детской библиотеке прошел увлекательный игровой вечер "Растем играя". На вечере дети играли в различные татарские народные игры "Түбәтәй", "Чума үрдәк, чума каз", "Кәрия-Зәкәрия", "Йөзек салыш" и другие. Дети так же познакомились с книгами А.Барто.
-
"Сертотмас үрдәк" әкияте белән танышабыз. Знакомство со сказкой "Болтливая утка" 01.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте белән таныштылар. А.Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә булуы белән аерылып тора. Ләкин шушы кечкенә әкиятләрнең һәрберсендә балага тәрбия дәресләре бирелә. А.Алиш үзенең әкиятләрендә гади генә вакыйгага да зур мәгънә сала. Шушы мәгьнәне бала отып калып, үзенә тәрбия ала. язучының бөтен әкиятләре да бары тик яхшылыкка гына өйрәтә. Тату яшәргә, эшчән булырга, табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белергә - болар барысы да А.Алишның әкиятләрендә чагыла. Язучының һәрбер әкияте үзенчә кызык. Бары тик табигатькә олы мәхәббәтле, аны яхшы белүче, матурлыкны башкаларга да җиткерергә омтылышлы һәм гади кеше генә балалар өчен шундый кызык, матур әсәрләр бүләк итә ала. Абдулла Алишның әкиятләре бай эчтәлекле, тематик яктан төрле, тормышка якын булулары белән аерылып торалар. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала. Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен исә иң күренекле әкиятләрнең берсе. Әгәр дә бу әкияттәге геройларны кешеләр рәвешенә күчерсәк, без тормышта очрый торган вакыйгалар белән очрашыр идек. Сер саклый белмәүнең начарлыгы, күп сөйләшергә яратуның нәрсәгә алып барып җиткерүен күрергә була монда. Шундый катлаулы вакыйгаларны А.Алиш балаларга якын телгә күчереп язып бирә белгән.
В рамках года родных языков и народного единства дети подготовительной группы продолжили знакомство с сказками А.Алиша. Сегодня они познакомились со сказкой "Болтливая утка". Дети с интересом слушали сказки. После прослушивания активно участвовали в обсуждении сказок. Юные читатели смотрели мультфильм на татарском языке, снятый по мотивам данной сказки.
-
Спартакиада-2021 27.02.2021

"Кояшкай" балалар бакчасы коллективы Спартакиада-2021 уеннарында актив катнашты. Канат тарту буенча кызларыбызның "Комета" командасы 3нче урынны алды һәм бронза медальләр белән бүләкләнде.
-
Как защититься от коронавируса, группа и ОРВИ?
26.02.2021
С целью информирования о мерах профилактики гриппа, ОРВИ и короновирусной инфекции COVID-19 специалистами Муслюмовской ЦРБ сегодня в нашем детском саду была проведена профилактическая беседа на тему «Как защититься от коронавируса, гриппа и ОРВИ»
-
"Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы!" 26.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасы базасында "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" муниципаль конкурс узды. Балалар барлык бәйге сынауларына да яхшы итеп әзерләнгән булулары белән сөендерделәр. Балаларыбызга да, әзерләгән тәрбиячеләргә дә уңышлар телибез! Әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез!
В рамках Года родных языков и народного единства сегодня в нашем детском саду прошел муниципальный конкурс "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы". Все выступления порадовали своей эстетичностью и подготовленностью. Желаем успехов и детям, и воспитателям! Благодарим родителей за помощь в подготовке к конкурсу!
-
Очрашуда катнаштык
24.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын Мөслим мәдәният йортында Вәгазь кичәсе булып узды. Кичәдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт тә катнашты.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне 24.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы кысаларында бакчабызда төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора. Бүген исә, 21 февральдэ булып узган Халыкара Туган тел көне уңаеннын, бик матур чара булып узды. Чараны балалар "Туган тел" жыры белән тәмамладылар.
-
Пластилин көне. День пластилина 18.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Халыклар дуслыгы" темасына әвәләү эшчәнлеге уздырдылар.
В рамках года родных языков и народного единства в подготовительной группе прошло занятие на тему "Дружба народов".
-
Китапханәдә кунакта 17.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балалар үзәк китапханәсендә экскурсидә булып кайттылар. Китапханә хезмәткәре Зилә Мударисовна балаларга мастер- класс үткәреп 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау серләренә төшендерде.
В рамках года родных языков и народного единства дети подготовительной группы посетили центральную детскую библиотеку. Зиля Мударисовна провела мастер- класс с детьми и научила делать открытку в честь праздника 23 февраля- День защитников отечества.
-
"Чума үрдәк, чума каз" уенын уйныйбыз 17.02.2021

Туган илләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалры төрле җырлы-биюле уеннар уйныйлар. Бүген алар "Чума үрдәк, чума каз" татар халык уены белән таныштылар. Балалар парлашып тезелеп басалар. Ялгыз калган уенчы алда тора. "Чума үрдәк,чума каз.Тирән күлне ярата, ул ярата...Үзенә иптәш эзли", - дигәч уртадан үзенә ошаган кешене алып, артка барып баса. Ялгыз калган уенчы алга чыга. Уен шул рәвешле дәвам итә.







