Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Котлыйбыз! 16.02.2018

16 февраль көнне 4нче сыйныф укучысы Юзмиева Зилия Мамадыш шәһәрендә академик К.А.Вәлиев исемендәге фәнни-гамәли конфернециядәге катнашып, үз проектын яклады һәм II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Проект җитәкчесе Аглиуллина Г.А.
-
"Ачык ишекләр көне" 16.02.2018

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә мәктәп белән гаилә бердәм эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әлеге максаттан чыгып, әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә булып балаларының укулары белән кызыксындылар, дәрестән тыш чараларда катнаштылар.
-
"Күңелле стартлар" 15.02.2018

Патриотик һәм физик тәрбия айлыгы кысаларында, ОБЖ һәм физкультура укытучысы Хамидуллин Р.Р., башлангыч сыйныфлар белән "Күңелле стартлар" үткәрде.
-
"Җәлил - балалар дусты" 15.02.2018

15 февраль көнне башлангыч сыйныфларда "Җәлил - балалар дусты" дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Мухаметзянова А.М. укучыларга М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы турында сөйләде. Укучыларны М.Җәлилнең язган китаплары белән таныштырды. "Кечкенә дусларга" дигән китап турында тирәнрәк сөйләде һәм андагы шигырьләр укылды. Чара презентация белән үрелеп барды. Китапханәдә "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә..." дигән күргәзмә оештырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Шулай итеп 15 февраль - патриот-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне һәм аның исеме мәңге үлмәс исем булуын укучылар тагын бер кат төшенделәр. Шагыйрьнең батырлыгын үрнәк итеп алырга һәм китапларын күбрәк укырга киңәш итте балаларга китапханәче.
-
"Дуслык белән көчле без" 14.02.2018

Башлангыч сыйныф укучылары өчен, 14 нче февраль Гашыйклар көне уңаеннан, Хамидуллина Г.М. "Дуслык белән көчле без" дигән девиз астында уеннар оештырды.
-
ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ 14.02.2018

С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам поступления детей в 1 класс, 19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
-
Рәхим ит,түрдән уз,Әлифба бәйрәме! 12.02.2018

12 февраль көнне мәктәбебезнең 1нче сыйныф укучылары беренче зур уңышларын - Әлифбаны тәмамлауларын бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә әти-әниләр дә катнашты. Укучылар театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
"Иң күп китап укучылар" 07.02.2018

"Китап - белем чишмәсе" дигән девиз астында "Иң күп китап укучылар" бәйгесе игълан ителде. "Укучылар китапханәдә тәнәфесләрдә дә кереп китап уку белән кызыксыналар. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары теләп йөри. Китапларны укыгач алар белән эчтәлеге буенча әңгәмә корабыз. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар", дип хәбәр итте китапханәчесе Мухаметзянова А.М.
-
"Мәңге төзәлмәс яра" 05.02.2018

5 февраль көнне 6нчы сыйныфларда "Мәңге төзәлмәс яра" дип исемләнгән сыйныф сәгате булып узды. Сыйныф җитәкчесе Мухаметзянова А.М. укучыларга 15 февраль - хәтер көне икәнлеген әйтеп үтте. Бу көнне Әфган җиреннән Совет гаскәрләренең чыгарылуы, Әфган сугышы, районыбыздан бу сугышта үлеп калган батыр солдат-егетләр, авылыбыздан бу сугышта катнашкан солдатлар һәм аларның әти-әниләре, гаиләләре хакында сөйләде. Дәрес презентация белән түгәрәк өстәл формасында алып барылды. Укучылар өчен дәрес файдалы узды.
-
"Скоросчёт" 02.02.2018

Сегодня в рамках Месячника начальных классов в школе был проведен Интеллектуальный конкурс по математике "Скоросчёт" среди учеников начальных классов.










