Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Лагерь - 2018. "Эзтабарлар көне" 13.06.2018

Көнне хәрәкәтле уеннардан башладык. Иң беренче “Йөзек салышлы” милли уенын уйнадык. “Ватык телефон” да балалар күңеленә хуш килде. Аннан соң яңа уен “Шалкан”ны өйрәндек. Иртәнге аштан соң “Разведчиклар” уены башланды. Уен 4 этаптан торды. Һәр этапта җиңүчеләр билгеләнде. Балаларга бигрәк тә карта белән эшләү ошады. Алар карта ярдәмендә яшеренгән предметларны эзләделәр һәм төгәллек белән таптылар.
Төшке аштан соң футбол уены башланды. Анда “Иң шәп гол кертүче”, “Иң шәп уенчы”ларны билгеләдек. Көнебезне мультсеанс белән төгәлләдек. Көн бик тыгыз үтте.
-
Лагерь - 2018. "Россия көне" 12.06.2018

Бүген иң истә калганы, чәчәк аппликациясе ярдәмендә Россия флагын ясау булды. “Мин яратам сине, Россия!” дигән викторина-презентация үткәрелде. Мәктәп музеена ясаган экскурсиядә балалар авыл тарихы белән танышты.
-
Лагерь - 2018. "Сәяхәт-экскурсия көне" " 11.06.2018

Бу көнне балалар бигрәк тә дулкынланып көттеләр. Бүген алар сәяхәткә Яр Чаллы шәһәренә юл тотты. Анда чын дельфиннарны үз күзләре белән күрәселәре бар бит. Без “Дельфинарий”да булдык. Анда дельфиннарның чыгышын тын да алмыйча карадык. Балаларга бик ошады. Табигать кочагында төшке ашны ашадык.
-
Лагерь - 2018. "Мульти – пульти" 10.06.2018

Линейка һәм зарядкадан соң көнебез хәрәкәтле уеннар белән башланды. “Мульти – тәнәфес” мультфильмын карагач, викторина үткәрдек. “Мульт – якын дуслар” – мультиктан якын дусларын атадылар. Атаклы фраза авторларын әйттеләр. Соңыннан мультфильм геройлары һәм исемнәре буенча “Кызыклы эстафета” үткәрдек. “Минем яраткан мультфильм герое” рәсем конкурсы да бик җанлы үтте.
-
Лагерь - 2018. "Сәнгать һәм юмор көне" 09.06.2018

Бу көнне “Ак калач” һәм “Теремкәй” әкиятләрен заманча итеп куйдык. Төшке аштан соң фотобутофория ясау белән мәш килдек. Алар безгә мәзәкләр кичәсенә кирәк иде. Мәзәкләр кичәсендә “Иң исәр көлүче”, “Иң шәп мәзәкче” ләрне билгеләдек.
-
Лагерь - 2018. “Джунгли чакыра” 08.06.2018

Көнебез дару үләннәре турында сөйләшүдән башланды. “Табигать серләре” дигән экологик уен уйнадык. Шунда ук викторина да үткәрдек. Бигрәк тә саф һавада “Джунгли чакыра” уены балаларга бик ошады. Анда “Соры аюлар ”командасы 28 очко белән җиңүгә иреште. “Уңган куллар” табигый материаллардан төрле композицияләр ясадылар.
-
Лагерь 2018. Спорт – син тормыш! 07.06.2018

Бүген бик күңелле хәрәкәтле уеннар уйналды. “Күңелле стартлар”да “Елмаю ” командасы җиңүгә иреште. Футбол уенында “Дуслык ” командасы җиңде. Төшке аштан соң кәгазьдән “кроссовка”лар кисеп ясадык, аларны бизәдек. Бүләккә менә дигән!
-
Лагерь - 2018. “Юлда сак бул!” 06.06.2018

Лагерь – 2018. Бүген 3 нче көнебез . Линейка һәм зарядкадан соң “Транспортны бел!”, “Юл билгеләрен таны!” темаларына викторина үткәрдек. “Юл йөрү кагыйдәсе әлифбасы” презентациясен карадык. Төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Җеп йомарламы ярдәмендә үткәрелгән тренинг балаларга бик ошады. Төшке аштан соң “Юлда сак бул!” дигән рәсем конкурсы булды.
-
Лагерь - 2018. "Тылсымлы әкиятләр көне" 05.06.2018

Лагерь иртәнге зарядкадан башланды. Прогулкада, походта, гомумән, лагерьда үз- үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрдек. Шарлар кабартып, аларны җанландырдык. Аларга әкият геройларын төшердек. "Булган ди, яшәгән ди...." әкиятләр уйлап чыгару конкурсы һәркемгә ошады. Бик матур әкиятләрне хәзерге көндә дә иҗат итеп була икән.
-
Лагерь - 2018. "Әйдәгез, танышабыз!" 04.06.2018

Бүген мәктәп яны ял лагерын ачу тантанасы булды. Лагерьга 21 көн дәвамында 15 бала йөриячәк. Бүген иң истә калганы асфальтта "Без балачакны ясыйбыз" дигән рәсемнәр конкурсы булды.










