Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Профилактика
18.09.2018
18 сентябрь көнне мәктәбебезгә яшүсмерләр белән эшләү инспекторлары Кириллова Л.Р. һәм Габдуллина А.И. килде. Алар укучыларга һәртөрле иминлек кагыйдәләрен, Хокук тәртибен бозганда җаваплылыкны аңлаттылар.
-
Көзге кросс-2018
17.09.2018
Көзге кросс!!! Иң җитез йөгерешчене билгеләдек.
-
ABBY мониторинг
17.09.2018
Бүген 11нче сыйныф укучылары ABBY мониторинг эшләп математикадан үз белемнәрен тикшерделәр.
-
"Милли кросс - 2018"
15.09.2018
"Милли кросс" - бөтен Русия буенча спорт бәйрәме. 15 сентябрь көнне укучыларда физик культурага кызыксыну тудыру максатыннан Кукмара шәһәренең Р.Ш.Мөхәммәтшин ис. Үзәк стадионында "Милли кросс - 2018" ярышы уздырылды. 5нче сыйныф укучысы Сабитова Дилә - 2нче урын, 4 сыйныфтан Хаматдинова Зилия - 3нче призлы урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы
13.09.2018
13.09.2018 көнне ата-аналар җыелышы булып узды. Гриппны профилактикалау чаралары буенча фельдшер Аминова Л.Р. чыгыш ясады.
-
Ассамблеядә катнашу
12.09.2018
12нче сентябрь көнне районда Ф.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ТР халыклары ассамблеясы үтте. Без дә әлеге зур чарада катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадык.
-
Көзге экскурсия
10.09.2018
Бүген башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары көзге табикатькә экскурсиягә чыктылар. Табигать кочагында аш пешереп, чәй кайнатып, спорт уеннары уйнап, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
"Л.Н.Толстой дәресләре"
10.09.2018
2018нче ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы булып игълан ителү уңаеннан сыйныфларда "Л.Н.Толстой дәресләре" узды.
-
"Игътибар!Балалар!"
07.09.2018
"Игътибар!Балалар!" иминлек айлыгы кысаларында Күкшел янгын сүндерү бригадасы катнашында эвакуацион укулар оештырылды.
-
1 сентябрь - Белем көне!
01.09.2018
1нче сентябрь - Белем көне. Мәктәбебез нәни дусларын кабат үзенә җыйды. Быел 1нче сыйныфка 6 бала килде.Алар өчен тәүге кыңгырау яңгырады.










