Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Лагерь - 2018. "Сабантуй көне" 23.06.2018

Бүген лагерьның соңгы көне. Көн бик матур. Гадәттәгечә линейка белән башлап җибәрдек. Лагерь буена алган тәэсирләр белән уртаклаштык. Иң ошаган күңелле көнне ачыкладык. Аннан соң күңелле музыка астында зарядка башланды.
Иртәнге аштан соң лагерь сабан туе башланды. Бәйрәмдә кунакларыбыз да бар иде. Сабантуйда нинди генә уеннар уйнамадык. Егетләребез көрәштә булса, кызлар күз бәйләп кыңгыраулы уйнады. Чүлмәк ваттык, йомырка кабып йөгердек, капчык киеп ярыштык, капчык сугышы, аркан тарту һәм башка уеннарда балалар бик актив булды.
Лагерьдан таралышасылары да килмәде. Аннан соң ярышта җиңүчеләр бүләкләр алды.
“ Лагерь гүзәле” - Кадырова Алсу һәм “Лагерь батыры” Гарифуллин Ильмирлар белән истәлеккә фотога төштек. Сау бул, лагерь! Киләсе елга кадәр!
-
Лагерь - 2018. "Сөрән көне" 22.06.2018

Тантаналы өлештән соң хәрәкәтле уеннар уйнадык. Иртәнге аштан соң сөрән салу күренеше башланды. Монда фольклор уеннар уйналды. Сабантуйга яулык җыйдык. Мәктәптәге һәр эшче сөрәнчеләргә бүләк бирде. Кунак кызлар чиккән кулъяулык әзерләп куйганнар. Аннан соң медпунктка тикшеренергә, үлчәнергә бардык. 20 көн дәвамында лагерьда булу балаларга яхшы тәэсир иткән. Үзләрендә көчләре артуын сизделәр.
-
Лагерь - 2018. "Хәтер һәм кайгы көне" 21.06.2018

Лагерьның тантаналы өлешләреннән соң сугыш чорында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Мәктәп яны һәйкәленә чәчәкләр куярга бардык. Сугыш турында балаларга кыскача мәгълүмат бирдек. Белгәннәрне искә төшердек. Авылда яшәгән сугыш ветераннары турында төзегән альбомнарны карадык.
Иртәнге аштан соң янгын постына экскурсиягә бардык. Шуннан соң автозаправка станциясендә дә булдык. Бу экскурсияләр вакытында балалар үзләрен кызыксындырган бик куп сорауларга җавап таптылар. Лагерьга кайткач, экскурсиядә күргән тәэсирләр белән уртаклаштык.
-
Лагерь - 2018. "Талантлар көне" 20.06.2018

Лагерьның тантаналы өлешләреннән соң “Күңелле ял итегез” программасы белән концерт башланып китте. Монда һәр бала үз һөнәрен күрсәтте. Алсу, Дилә, Таңсылу, Зилия, Йосыф, Инзиләләр үзләренең җырлары белән тамашачыларны яраттырса, ә “Чәчкә” кызлары сокландыргыч бию күрсәттеләр. Скетчларны да темага туры китереп, оста итеп сайлаганнар, бер дә артистлардан ким уйнамыйлар.
Төшке аштан соң конфет кәгазьләреннән төрле поделкалар ясадык. Көннең үткәне сизелмәде дә.
-
Лагерь - 2018. "Поход көне" 19.06.2018

Лагерьның тантаналы өлешеннән соң поход вакытында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Урман аланлыгына экскурсиягә киттек. Анда төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, кызынып, кояш ваннасы алдык. Аннан соң кызлар арасында “Лагерь Гүзәле” конкурсы үткәрдек. Анда кызларыбыз мода күрсәтте, җырладылар, биеделәр, төрле сораулар аша зирәклекләрен күрсәттеләр, скакалкада, кыршауда сикереп, җитезлекләрен күрсәтсәләр, ә ласточкада торып, түзем булуларын күрсәттеләр. “Лагерь гүзәле” титулын Кадырова Алсу алды.
Аннан соң вак ташлардан “Лагерь – 2018” сүзләрен язып, истәлек калдырдык.
-
Лагерь - 2018. "Төсле көн" 18.06.2018

Бу көнне балалар көтеп алды. Традиция буенча бүген без комлыкта замоклар ясап конкурс үткәрергә тиеш. Балаларның иң яраткан уены. Линейкадан соң зарядка. Ә зарядка бетүгә хәрәкәтле уеннар башланды. Яңа уен “Без төзүчеләр” бигрәк тә ошады. Иртәнге аштан соң комлыкка чыктык. Һәр отрядның үз “биләмәләре”. Менә шунда кызу эш башланды. Отрядлар берсен –берсе узыша-узыша замоклар ясарга тотында. Анда зоопарк та калыкты. Гаражлар да нинди генә итеп ясалмаган. Бассейннар да бар. Җир асты юлы дисеңме, ял паркы, мәктәп, җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары. Анда ниләр генә үсми. Ике отряд та бик хыялланып эшләде. Нәтиҗә чыгару бик авыр булды. “Салават күпере” командасы “Фантазиягә бай замок”, ә “Цветик-семицветик” командасы “Фигуралар төрлелеге ” номинацияләрендә җиңүче булды.
-
Лагерь - 2018. "Су көне" 17.06.2018

Бүген көн гадәттәгечә башланып китте. Тышка чыгу авырлаша. Көн бик эссе. Черкигә чыдап булмый. Линейкадан соң күңелле зарядка башланды. Зарядкадан соң яңа хәрәкәтле уен өйрәндек. “Балык, кармак, балыкчы” дип атала. Уен балаларга бик ошады. Аннан соң “Спортландия” иленә сәяхәткә киттек. Нинди генә ярышларда, конкурсларда катнашмадык. Төшке аштан соң интеллектуаль иҗади эш белән шөгыльләндек. Һәр отряд үз газетасын чыгарды. Аннан соң саф һавада спорт уеннары башланды. Шашка буенча лагерь чемпионын ачыкладык.
-
Лагерь - 2018. "Спорт һәм сәламәтлек көне" 16.06.2018

Бу көнне спорт һәм сәламәтлеккә багышладык. Линейка һәм күңелле зарядкадан соң хәрәкәтле уеннар уйнадык. Балаларга бигрәк тә “Мәче белән тычкан”, “Энә-җеп-төен”, “Чукрак телефон” уеннары ошады. “Күңелле стартлар” да һәркем җиңү турында хыялланды. Барлык бала да бик актив булды. “Җәй – кыз, җәй - малай” конкурсы бигрәк тә күңелле булды. Анда табигый материалдан, чәчәкләрдән, яфраклардан, үләннәрдән “ кием тегеп” җәй малае белән җәй кызын киендердек. Алар белән истәлеккә фотога төштек.
Төшке аштан соң “Күзләрне ничек сакларга?” дигән презентация-әңгәмә үткәрде.
-
Лагерь - 2018. "Урман буйлап сәяхәт" 15.06.2018

Бүген урманга сәяхәт тыныч үтсен өчен “Урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре”н белү буенча ярыш - сәяхәт үткәрдек. Ярышыбыз презентация буенча барды. Шунда ук рәсем конкурсы үтте - “Урманда җәй”. “Урманда сәяхәт” күңел ачу спорт ярышы да балаларга ошады. Аннан соң “Убырлыга кунакка” киттек. Аның белән яңа хәрәкәтле уеннар өйрәндек.
-
Лагерь - 2018. "Фантазия көне" 14.06.2018

Линейка һәм зарядкадан соң бүгенге көнне “Көл – файдасы күп, бел!” дигән әңгәмә белән башладык һәм “Без фантазёрлар” дигән темага хыялланып алдык. Лагерьчылар үзләре белән булган кызыклы вакыйларны искә төшереп сөйләделәр.
Төп эшебез экскурсияләр иде. Иң беренче Р.Сафиуллинның фермер хуҗалыгына юл тоттык. Анда техника белән таныштык. Ә маллар көтүгә киткән иде. Малларның яши торган җирләрендә булдык. Аннан соң сервиз хуҗасы Р.Садиков янында булдык. Машиналар ремонтлау процессын күзәттек. Төрле инструмент һәм станоклар белән таныштык. Ә бензозаправкада безне И. Тимергалиев көтеп тора иде. Андагы эш тәртибе белән Илдар абыйлары таныштырды. Машинага бензин салучы шофёрны күзәттек. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштек. Төшке аштан соң “Бу мавыктыргыч хайваннар” дигән викторина үткәрдек. “Минем яраткан хайваным” дигән рәсем конкурсы булды.










