Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яна ел бәйрәмнәре 29.12.2018

Яна ел алды көннәрендә укучыларыбыз өчен 3 сменада чыршы бәйрәмнәре үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызы катнашында театральләштерелгән тамаша, Бал-маскарад, җырлы-биюле уеннар бәйрәмебезне тагын да күңелле итте.
Беренче яртыеллыкта укуда, спортта, фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыларга мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Башка еллардан аермалы буларак, быел укучыларның әти-әниләрен яшел чыршы тирәсенә кунакка чакырдык.Хакыбызның милли уеннарын уйнап, Кыш бабай, Кар кызы белән күңел ачтык, әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырдык.
-
Олимпиадаларга нәтиҗә ясалды 25.12.2018

Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль турына нәтиҗәләр ясалды. 8нче сыйныф укучысы Гимадиева Таңсылу рус әдәбияты, биология фәннәреннән призёр булды. 10нчы сыйныф укучысы Сафин Ислам - ОБЖ, 5нче сыйныф укучысы Халиуллина Инзилә - туган телдән, 4нче сыйныф укучысы Рахимова Таңсылу - туган телдән шулай ук призёрлар. Укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар телибез!
-
Таңсылу Президент чыршысында катнашты
25.12.2018
Агымдагы уку елында үткәрелгән Президент чыршысында катнашуга 8нче сыйныф укучысы Гимадиева Таңсылу Габдулла кызы лаек булды. Ул ике ел рәттән Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларынның муниципаль турында рус әдәбияты, география, биология фәннәреннән призёр булды. Таңсылуның ирешкән уңышлары белән ихлас горурланабыз, укуында уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Кар шәһәрчеге 15.12.2018

Яңа 2019нчы елны каршылау Кар шәһәрчеге ясаудан башланды. Әлеге эштә һәркем актив катнашты.
-
"Яратканым, бердәнберем, ӘНИЕМ!" 24.11.2018

24 ноябрь көнне 2 сыйныф укучылары "Яратканым, бердәнберем, ӘНИЕМ!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә бик күңелле узды һәм чәй табыны белән тәмамланды.
-
"Әбием - күз нурым" 08.10.2018

Бүген Олкәннәр көне уңае белән 1 - 4нче сыйныфларда "Әбием - күз нурым" дип исемләнгән кичә үтте. Җырлы-биюле әлеге кичәдә милли уеннар уйналды, чәй эчү оештырылды.
-
Укытучылар көне
05.10.2018
5нче октябрь - укытучылар көне. Укучыларыбыз остазларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Иҗади уңышлар, һөнәри күтәрелеш, сәламәтлек теләделәр.Үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр.
-
"Авыл укытучысы - 2018" 05.10.2018

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Мәгариф" журналы редакциясе үткәргән Бөтенроссия "Авыл укытучысы - 2018" бәйгесендә "Активлык тарафдары" номинациясендә җинүче дип башлангыч сыйныф укытучысы Хамидуллина Гузәл Мөхлисулла кызы табылды. Мөгаллимебезне зур җиңүе белән ихлас котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез.
-
"Өлкәннәр көне"
01.10.2018
1 октябрь көнне укучыларыбыз Мәчкәрә, Күкшел авылында яшәүче өлкәннәрне Халыкара "Өлкәннәр көне" белән котладылар, бәйрәм открыткалары өләштеләр.
-
Олимпиада-2018
25.09.2018
Бүгеннән мәктәбебездә Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
Олимпиада нәтиҗәләрен ссылка буенча карый аласыз: https://edu.tatar.ru/kukmor/maskara/sch/page2647833.htm










