МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Тренажер залында 10.06.2015

Без бүген Налия апабыз белән "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында тренажер залында һәм бассейнда булып кайттык. Тренажер залында әле без беренче генә тапкыр. Безгә биредә бик ошый. Без монда еш килергә тырышабыз.
-
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын 09.06.2015

Бүгенге көнебез зур мәгьнәгә ия булган мәкаль белән танышудан башланды. Башта мәкальнең мәгънәсен ачыкладык. Аннан соң дуслар турында җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Алсу апабыз белән "Китап укучылар" конкурсы оештырып, әкият геройлары арасыннан үзебезгә дуслар сайладык.
-
Без дару үләннәрен таныйбызмы? 08.06.2015

Без бүген вожатый апабыз белән дару үләннәре турында сөйләштек. Гөлнара апа безне мәктәп бакчасында үскән дару үләннәре белән таныштырды. Анда нинди генә дару үләннәре юк икән: җир җиләге, бака яфрагы, ромашка, кычыткан, сукыр кычыткан һ.б. Ә аларның шифасы турында сөйләп тә торасы юк.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 03.06.2015

Мәктәп яны лагерьлары эшен инде башлап җибәрде. Без лагерь ачылуны түземсезлек белән көттек. Ул безне төрле могҗизалы дөньяга алып керә. Анда нинди генә уеннар уйнамыйбыз, ниләр генә өйрәнмибез. Һәм менә сәламәтлегебезне кайгыртып, медпунктка да барып кайтырга булдык. Без барыбыз да сау - сәламәт икән бит.
-
Без әле, мәктәп, тиз генә синнән аерылырга җыенмыйбыз! 02.06.2015

Мәктәптә "Дуслык" исемендәге лагерь үз эшен башлап җибәрде. Әлеге лагерьда 10 бала ял итәчәк. Бүген монда командалар үзләренә исем, девиз, өндәмәләр иҗат итү белән шөгыльләнде. Отряд исемнәре сайланды. Һәр отряд актив билгеләде.
-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2015

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгенең Сабантуй мәйданында активистлар слеты үткәрелде. Әлеге слетта 20 укучы катнашты. "Без бергә! Без булдырабыз!" өндәмәсе кысаларында үткәрелгән балалар Сабан туе барлык укучыларга да бик ошады. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле үтте. Бу көн күп төрле мәгънәгә ия: Халыкара балаларны яклау көне, җәйге матур көннәрнең башлангычы һәм әлбәттә инде озын каникуллар. Укучыларга күңелле яллар телибез.
-
Уку елына йомгак 30.05.2015

Әле кайчан гына уку елы башлануын хәбәр итеп кыңгырау чылтыраган иде, инде менә ул безгә уку елының тәмамлануын да хәбәр итте. Ә шушы уку елында безнең дә матур нәтиҗәләребез аз булмады. Укучыларыбыз Россия күләмендә спорт ярышларында катнашып, үзләренең уңышлары белән шатландырды, республика күләмендә җиңүчеләребез дә бар, район күләмендә дә сынатмадык. Кулларыбызда әлеге уңышларны дәлилләүче мактау кәгазьләре. Матур күрсәткечләре өчен укучылар һәм ата -аналар укытучыларга рәхмәтле.
-
Урманга сәяхәт 27.05.2015

Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү, экологик эшчәнлеккә йомгак ясау максатыннан урманга сәяхәт оештырылды. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары әйләнә -тирә, 5-8 нче сыйныф укучылары табигать белеме, биология дәресләренә йомгак ясады. Һәрбер сыйныф җитәкчесе табигать белән бәйле темага әңгәмәләр оештырды. Төрле спорт уеннары уйнадылар. Экология түгәрәгенә йөрүче укучылар тирә - юнебездәгеләрне кисәтүче өндәмәләр беркеттеләр.
-
Президент белән бергә 23.05.2015

Республикада "Без булдырабыз! Без бергә!" форумы кысаларында, "Президент белән бергә" дип аталган республика иҗтимагый хәрәкәте оешты. Бүген укучылар, кунаклар, "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнашкан авыл халкы әлеге хәрәкәтнең эше, бурычлары белән танышты. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары Республикада мондый хәрәкәт оешуы белән бик канәгать. Аларның фикерләре шундый: Димәк, эшләнәсе эшләр әле бик күп. Без мондый хәрәкәт оешуга бик шат. Хәрәкәт кысаларында бшкарылачак һәрбер эштә, без үзебездән мөмкин булган кадәр өлеш кертәчәкбез, - диләр алар.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2015

Бүген барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге соңгы кыңгырау кайбер укучыларга каникуллар җитәчәген хәбәр итсә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар башланачагын хәбәр итә. Аларга имтиханнарда җиңеллек, сабырлык һәм үзләренең булдыра алганлыкларын исбатлауларын телибез. Без бергә!












