МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Безнең яраткан язучыларыбыз 08.12.2015

Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул - чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья. Гомерләрен балалар өчен әсәрләр язуга багышлаган язучыларыбыз бик күп. Без аларның иҗатлары белән даими танышып барабыз. Бүген башлангыч сыйныф укучылары балалар язучылары иҗатына безне дә алып керде. Алар: Шәүкәт Галиев, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Роберт Миннуллин, Фәнис Яруллин.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 07.12.2015

Бүген иртәнге линейкада башлангыч сыйныфлар атналыгына старт бирелде. Атналык программа белән таныштырылды.
-
Тренировка 05.12.2015

Соңгы вакытларда теге яки бу регионнарда килеп туган тотрыксызлык, барлыкка килгән “кайнар нокталар”, бәрелешләр, террорчылык актлары һәм башка тискәре күренешләр аркасында дөньяда хәлләр киеренке төс алды. Республика җитәкчеләре моны игътибардан читтә калдырмыйлар, үз гражданнарының иминлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр. Район җитәкчеләре, прокуратура, МЧС белән бергә киңәшмәләр, киңәйтелгән утырышлар, төрле өйрәнүләр оештырыла. Мәктәпләрдә дә өйрәнүләр үткәрелә. Укучылар иминлеген саклау максатыннан укучыларның уяулыгы тикшерелә, сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелә, куркыныч ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге өйрәнелә.
-
"Бәхетле очрак" уены 04.12.2015

Тарих атналыгы кысаларында Хамидуллина А.И. уен оештырды. Әлеге уенда укучыларның үзләштергән белемнәре ачыкланды. Командаларга һәр класстан 1 укучы сайлап алынды. Бәйге ахырында төрле номинациядә җиңүче укучылар билгеләнде. Менә алар: "Иң тапкыр укучы" - Тимергалиев Наил, "Иң белемле укучы" - Зиннатуллин Илнар, "Иң зирәк укучы" - Сафина Илсинә, "Оста фикерләүче укучы" - Шәрәфиева Адилә, "Тиз җавап бирүче укучы" - Мифтахов Айрат. Ә чираттагы чараларда укучыларга уңышлар телибез.
-
"Яшь эколог" түгәрәгендә! 03.12.2015

Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү максатыннан оештырылган түгәрәктә укучылар теләп йөриләр. Бүген түгәрәктә укучылар "Экологик сукмак" проектының тукталышларына тасвирлама бирде.
-
ППС үзәгендә кунакта 03.12.2015

Районыбызда урнашкан психолого-педагогик үзәк хезмәткәрләре белән еш очрашып торсак та, анда барып күрү теләге бездә бер дә сүрелмәде. Шуңа да анда экскурсия ясарга карар иттек. Лилия Тәлгатовна тиз арада элемтәгә чыгып, көнен, сәгатен дә билгеләп куйды. Без юлга кузгалдык. Күңелдә ниндидер билгесезлек, курку, шик тә бар диикме? Менә без - үзәктә. Ә андагы могҗизага тиң релакс төрләре безне әсир итте. Бөтен курку - шөбхәләребез юкка чыкты. Укуыларның халәтен, укуга мөнәсәбәтен ачыклый торган тестлар үткәрелде. Монда эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
СПИДка каршы торыйк! 01.12.2015

СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан 5-9 нчы сыйныфларда "Сәламәт булу ул бик шәп", "Авыру" һәм "Сәламәт тормыш рәвеше" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 28.11.2015

"Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
"Әниемә бүләккә" 28.11.2015

Әни... Әнкәй... Ана... Нинди бөек сүзләр. Кем генә булма син иген игүчеме, укытучы яки төзүчеме, әллә инде бөек бер галимме гомерең буена иң якын кеше булып әниең кала. Әниләр көне уңаеннан, укучылар көче белән, "Әниемә бүләккә" исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Бездә кунаклар! 25.11.2015

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Рафис Корбановның "Керпе малае дуслар эзли" музыкаль әкиятен укучылар хозурына җиткерде. Укучылар әкиятне дә, актерларны да җылы кабул иттеләр.












