МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Ярминкә! 04.10.2015

Районыбызда ел саен мәктәп ярминкәләре гөрли. Без дә район халкына мәктәбебез бакчасында үстерелгән яшелчә һәм җиләк - җимеш тәкъдим иттек һәм ярыйсы гына күләмдә табыш та керттек.
-
Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне 02.10.2015
Гражданнар оборонасының тормышыбызда тоткан роле элеккечә бәһалап беткесез. Ул тыныч тормышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның иминлеген саклауда гаять зур роль уйный. Бер үк вакытта матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау бурычын да үти.Табигать казалары да, техноген характердагы аварияләр кебек, кешеләр гомеренә даими рәвештә куркыныч янап тора һәм зур күләмдә матди зыян китерә. Бүген мәктәбебездә Федоровское авылында урнашкан МЧС бүлеге хезмзткәрләре Гилазов Р. һәм Шакиров Р. 8-9 нчы сыйныф укучылары һәм мәктәпнең "Яшь янгын сүндерүчеләр" отряды белән тормыш иминлеге низезләре фәне буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында алар төрле куркыныч янау очраклары булганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучылар белән практик дәресләр оештырылды. -
Математикадан тестирование 02.10.2015

5 нче сыйныф укучылары математикадан тест үтте.
-
"Минем яраткан укытучым" конкурсында җиңү 02.10.2015

"Минем яраткан укытучым" конкурсының район этабында катнашып, Миләүшә Гөбәева (3- сыйныф)- 1 урын, Ильвина Сабирова (1 сыйныф) - 3 урын яулады. Булдырасыз, кызлар!
Миләүшәбез республика күләмендә чыгыш ясау хокукына ия булды. Уңышлар сиңа, Миләүшә!
-
Балалар ышаныч телефоны 28.09.2015

Балалар ышаныч телефоны – балалар һәм яшүсмерләргә аноним рәвештә бушлай психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Анда авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Гомумроссия балалар ышаныч телефоны- 8-800-2000-122 тәүлек әйләнәсе эшли. Шул максаттан укучылар белән сыйныф сәгатьләрендә әңгәмләр үткәрелде.
-
Милләтләр кроссы 26.09.2015

“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Без дә чарадан читтә калмадык.
-
Финанс грамоталылыгы көне 22.09.2015

Бөтенроссия пенсия грамоталылыгы көне яшьләрнең пенсия һәм социаль грамоталылыгын күтәрүне максат итеп куя. Шул максаттан, пенсия фонды хезмәткәрләре Сөнгатуллина Гүзәлия Хәбир кызы, Шаһиәхмәтова Гөлнара Зөфәр кызы укучылар белән дәрес үткәрде. Кирәкле мәгълүматлар җиткерү белән беррәттән аларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирделәр.
-
Дару үләннәрен җыю дәвам итә 21.09.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары дәрестән соң гөлҗимеш җыю белән мәшгуль булдылар. Эш барышында аның С витаминына бай, иммунитетны көчәйтү, коньюктивит авыруын дәвалау үзлегенә ия булуы турында әңгәмә дә үткәрелде. Һәрбер серле булып күренгән нәрсәнең асылына төшенергә кирәклегенә тагын бер кат инанды алар. Сәламәт булыйк, дуслар!
-
ТВБ туган көне 15.09.2015

-
Без сагындык сине, "Салават күпере" 15.09.2015













