МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Әкияттә кунакта 26.10.2015

Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты "Әкият" Татар дәүләт курчак театры Федоровское мәктәбендә "Сертотмас үрдәк" спектаклен күрсәтте. Татар Һәм рус телләрендә барган тамашаны 1-4 сыйныф укучылары яратып карады.Татар дәүләт курчак театрына нигез салучы, Татарстанның халык артисты Фуат Таһиров 1930 елда Мөрәле җидееллык мәктәбен тәмамлаган. Бу үз чиратында укучыларыбызда халкыбыз тарихында тирән эз калдырган мәшһүр шәхесләребез белән горурлану хисе уята.
-
Сөмбелә - бездә кунакта 23.10.2015

Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.
Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын – сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Менә шушы көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган.
Бездә дә бүген гөрләп Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Көз сылуы билгеләнде. 6-7 нче сыйныф укучыларына матур бәйрәм оештырулары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Билгеле, сыйныф җитәкчесе Садриева А.З.ның да монда өлеше зур.
-
Көзге могҗиза 22.10.2015

Сөмбелә бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Көзге могҗиза" темасына яшелчә, җиләк-җимештән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештырылды. Укучыларның фантазияләре бай икәнлегенә тагын бер кат инандык. Нинди генә нәрсәләр юк анда: көймә, гөмбә, керпе һ.б. Ышанмасагыз, үзегез дә күрегез.
-
Бердәм мәдәният дәресе 21.10.2015

2014-2015 уку елында башланган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты барышында республика буенча 40000 артык укучы китапханәләргә язылды, мәдәният оешмаларында булдылар, спектакль- чыгышлар карадылар. Быел да бу проект Президентыбыз Р.Н. Минниханов ярдәме белән дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хаты нигезендә башлангыч сыйныфларда узган Бердәм мәдәният дәресендә барлык укучыларга да тантаналы шартларда Мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Дәрестә балалар белән Татарстаныбызның мәдәнияты турында җанлы әңгәмә уздырылды, шушы конкурста катнашырга чакырып китапханәче апалары чыгыш ясады.
-
Янәдән "Салават күпере"ндә! 21.10.2015

Бер төркем укучыларыбыз сыйныф җитәкчесе Садриева А.З. һәм физик тәрбия укытучысы Зиганшин Ф.Г. кул астында "Салават күпере"ндә чираттагы өйрәнүләрдә булып кайтты.
-
Бездә кунак бар 20.10.2015

Бүген мәктәптә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсенең надзор эшчәнлеге һәм профилактика эше Апас -Кайбыч муниципаль районнары буенча районара бүлегенең баш инспекторы Валиев Илдар Илгизәр улы укучылар белән очрашты. Ул балаларга идарә эшчәнлеге турында, янгын чыгуны булдырмау юллары, куркынычсызлык кагыйдәләре турында чыгыш ясады, аларны кызыксындарган сорауларга җавап бирде. Бердәм сигналлар буенча практик күнекмәләр булдыру максатында эвакуация үткәрелде.
-
Олимпиадалар дәвам итә 16.10.2015

2015- 2016 уку елының 21 сентябреннән мәктәптә укучыларның Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадалары план-график буенча дәвам итә. Мәктәп этабында 4-9 сыйныф укучылары катнаша. Фәннәр буенча иң күп балл җыеп җиңү яулаган балаларны призлар көтә. Алар муниципаль этапта катнашу хокукына ия булачак.
-
Ата - аналар җыелышы 10.10.2015

8-9 нчы сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы оешкан төстә үтте. Сыйныф җитәкчесе оештыру мәсьәләләре белән таныштырса, мәктәп җитәкчесе Лилия Тәлгәтовна имтихан бирүдәге кайбер мөһим үзгәрешләр белән таныштырды. Фән укытучылары да үзләре фәненә куелган таләпләр белән уртаклашты. Алда зур сынаулар. Шуңа да бүгенннән үк җиң сызганып укырга керешергә кирәк. "Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы булыр" - ди халык мәкале.
-
Гомер көзең мул булсын 08.10.2015

Мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан зур мәҗлес оештырылды. Аларны котлап күпләр чыгыш ясады. Иң - иңе, мөгаен, укучылар һәм укытучылар тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты. Җылы, күркәм теләкләргә без дә кушылабыз. Картлыгыгыз саулык - сәламәтлектә, ил - көн тынычлыгында, бәхеттә үтсен.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 05.10.2015

"Укытучылар көне" уңаеннан, укучылар тарафыннан зур бәйрәм кичәсе әзерләнгән иде. Рәхмәт сезгә.
Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.












