МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Без бергә! 17.06.2015

"Новороссиягә белем көненә!" ярдәм акциясенә без дә чын күңелдән кушылдык. Мәктәптә ял лагерена йөрүче укучылар белән уку әсбаплары туплый башладык. Әлеге акциягә кушылырга теләүчеләр булса, уку өчен кирәк - яракларны 23 июньгә кадәр мәктәпкә тапшыруыгызны сорыйбыз. Әйдәгез, ярдәмгә ашыгыйк!
-
Велосипедта походка! 16.06.2015

Укытучыбыз Фрат абый велосипедта походка баруны тәкъдим иткәч, сөенечебезнең чиге булмады. Беренчедән, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, икенчедән, Мөрәле авылының тарихи урыннарын күзәтү, өченчедән... Саный китсәң, сәбәпләре бик күп. Походка кузгалганчы, укытучыбыз белән велосипедта йөрү кагыйдәләрен, юл аша чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшердек. Маршруш: Бәрле елгасы, Каеп тавы, Гөлминкә чокыры. Ә поход искиткеч күңелле булды. Хәтта вакытның узганын да сизмәдек.
-
Сәлам, "Салават күпере"! 16.06.2015

"Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексына бару көннәрен түземсезлек белән көтеп алабыз. Анда бассейн гына түгел, тренажер залы да уңышлы гына эшләп килә. Ә бүген кафега кереп ял да итеп чыгарга уйладык. Безгә монда бик ошый. Без әле кайтып та китмәгән, ә инде сине сагынып та өлгердек "Салават күпере".
-
Мәктәп наркотикларга каршы 15.06.2015

"Наркотикларсыз тормыш!" акциясе кысаларында мәктәптә күп кенә эшләр башкарыла. "Сәламәтлек почмагы" мәгълүмат стенды даими тулыландырылып барыла, кичке якта ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан рейдлар оештырыла, мәктәп яны ял лагеренда да әлеге темага әңгәмәләр үткәрелә. Бүген әңгәмәләрдән соң укучылар үз фикерләрен белдереп, таш юлга рәсемнәр ясадылар.
-
Россия көне 12.06.2015

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә.Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез. Без бу көнне мәктәптә төрле чаралар үткәрдек. Иң беренче Россия символикаларын хәтердә яңарттык. Матур итеп гимн яңгыраттык. Әңгәмәләрдән соң, асфальтка рәсемнәр төшердек. Россия кебек бөек илнең гражданнары булу белән горурланабыз.
-
Тренажер залында 10.06.2015

Без бүген Налия апабыз белән "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында тренажер залында һәм бассейнда булып кайттык. Тренажер залында әле без беренче генә тапкыр. Безгә биредә бик ошый. Без монда еш килергә тырышабыз.
-
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын 09.06.2015

Бүгенге көнебез зур мәгьнәгә ия булган мәкаль белән танышудан башланды. Башта мәкальнең мәгънәсен ачыкладык. Аннан соң дуслар турында җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Алсу апабыз белән "Китап укучылар" конкурсы оештырып, әкият геройлары арасыннан үзебезгә дуслар сайладык.
-
Без дару үләннәрен таныйбызмы? 08.06.2015

Без бүген вожатый апабыз белән дару үләннәре турында сөйләштек. Гөлнара апа безне мәктәп бакчасында үскән дару үләннәре белән таныштырды. Анда нинди генә дару үләннәре юк икән: җир җиләге, бака яфрагы, ромашка, кычыткан, сукыр кычыткан һ.б. Ә аларның шифасы турында сөйләп тә торасы юк.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 03.06.2015

Мәктәп яны лагерьлары эшен инде башлап җибәрде. Без лагерь ачылуны түземсезлек белән көттек. Ул безне төрле могҗизалы дөньяга алып керә. Анда нинди генә уеннар уйнамыйбыз, ниләр генә өйрәнмибез. Һәм менә сәламәтлегебезне кайгыртып, медпунктка да барып кайтырга булдык. Без барыбыз да сау - сәламәт икән бит.
-
Без әле, мәктәп, тиз генә синнән аерылырга җыенмыйбыз! 02.06.2015

Мәктәптә "Дуслык" исемендәге лагерь үз эшен башлап җибәрде. Әлеге лагерьда 10 бала ял итәчәк. Бүген монда командалар үзләренә исем, девиз, өндәмәләр иҗат итү белән шөгыльләнде. Отряд исемнәре сайланды. Һәр отряд актив билгеләде.












