МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Халыкара грамоталылык көне 08.09.2017

Бу көн зур әһәмияткә ия. Укучыларның грамоталылыгын активлаштыру максатыннан рус теле һәм әдәбияты укытуысы Садриева А.З. 5-8 сыйныф укучылары арасында грамоталы диктант язучыны билгеләде.
-
Яктылыкны кире кайтаручы элементлар 06.09.2017

Укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлегенә еш басым ясала. Бүген сыйныф җитәкчеләре укучыларның сумкаларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетте. Юлларда сак булыйк!
-
Волонтерлар эшчэнлеге 05.09.2017

Тыл хезмәтчәне Саимә апабызның бүген олы бәйрәме. Ул узенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәктәбебезнең волонтерлары аны матур бәйрәме белән котлап кайтты. Исәнлек - саулыкта, тыныч илебездә әле озак еллар яшәргә язсын.
-
Экстремизмга - юк! 04.09.2017

“Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында һәр сыйныфта класс сәгатьләре үткәрелде. Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый дәресләрнең әһәмияте зур.
-
Игътибар - балалар! 02.09.2017

Республикада “Игътибар – балалар!” кисәтү акциясе старт алды. Ул 15 августтан - 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Бәйрәмебез кунагы ЮХИДИнең баш инспекторы Тимуршин Ф.Р. айлык барышында балаларга, ата-аналарга юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында аңлатты. Беренчы сыйныф укучыларына юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча өстәл уены һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк итте.
-
Яңа уку елы белән! 01.09.2017

Белем бәйрәме иң матур бәйрәмнәребезнең башлангычы. Һәркемнең күзләрендә нур, йөрәкләрендә дәрт, йөзләрендә елмаю. Белем алу теләге белән яңа уку елына аяк басабыз. Теләкләребез, омтылышларыбыз, планнарыбыз тормышка ашсын. Көннәребез шулай якты, матур булсын. Хәерле сәгатьтә, дуслар!
-
Террорчылыкка каршы көрәш 28.08.2017

Кайбычта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта республика һәм районның террорчылыкка каршы комиссияләре кабул иткән карарларның үтәлеше тикшерелде. Әлеге киңәшмәдә мәктәп директоры Зиганшин А.Р. та катнашты.
-
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит! 24.08.2017

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе аз керемле һәм күп балалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырыла. Безнең мәктәпнең 4 укучысына спорт һәм форма киемнәре тапшырылды.
-
Август киңәшмәсе 23.08.2017

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе укыту - тәрбия эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләрне чишү юлларын табуны максат итеп куйган. Барыбызның да максат бер - белем сыйфатын арттыру, мәгариф өлкәсендәге кимчелекләрне бетерү. Укытучылар хезмәтенә зур бәя бирелде, бүләкләнүчеләр арасында башлангыч сыйныфлар укытучысы Хасанова М.М. да бар. Котлыйбыз.
-
Россия Дәүләт флагы көне! 22.08.2017

Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан мәктәп укучылары белән истәлекле чара үткәрелде. Укучыларның Дәүләтебез турында алган белемнәре сыналды.












