МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Туган көнең котлы булсын,хөрмәтле Марсель абый! 19.10.2017

Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе- мәктәбебездә озак еллар буена җитәкче булып эшләп, балаларга тарих фәнен өйрәтүче Нәҗиев Марсель абый. Ул буген олы бәйрәмен - 65 яшьлеген бәйрәм итә. Шул уңайдан 8 нче сыйныф укучылары профсоюз председателе Садриева А.З. җитәкчелегендә 19 октябрь көнне ветеран укытучы Марсель абый Нәҗиевне гомер бәйрәме белән өенә барып тәбрик итте.
-
Ата-аналар игътибарына! 18.10.2017

Хөрмәтле әти-әниләр! 28 нче октябрьдә Россия Федерациясенең милли ата-аналар ассоцияциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиякүләм "Укучыларны социялләштерүнең нигезе буларак - ныклы гайлә: проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган ата-аналар форумы үткәрә.Әлеге форумда теләгән әти -әни үзен борчыган сорауларга җавап ала алачак.
Сорауларны түбәндәге адрес буенча бирергә була:
-
Гражданнар оборонасы айлыгы дәвам итә 17.10.2017

Айлык кысаларында мәктәптә чаралар еш үткәрелә. ОБЖ укытучысы укучыларны өстәмә материаллар белән таныштыра, практик күнегүләр үткәрүне мөһим дип саный.
-
Саф һавада йөрү файдалы 16.10.2017

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Шуңа да башлангыч сыйныф укытучылары бу чараларны даими үткәреп тора.
-
Бәйрәмегез белән! 10.10.2017

Күп еллар буена мәктәбебездә рус теле һәм әдәбиятын укытып, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыбыз Камалова Рәйсә Зариф кызының бүген олы юбилее. Мәктәбебезнең профсоюз рәисе Садриева А.З. 8 нче сыйныф укучылары белән аны бәйрәме белән котладылар.
-
"Көз нигъмәтләре - 2017" 08.10.2017

Мәктәбебез Олы Кайбычның музыка мәктәбе янындагы мәйданчыкта уздырылган көзге уңыш ярминкәсендә бик теләп катнашып кайтты. Районыбыз халкына мәктәп яны җир кишәрлегендә үстерелгән яшелчәләр һәм алардан пешерелгән камыр ризыклары тәкъдим ителде.
-
Олимпиадалар дәвам итә 05.10.2017

4-9 сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасыннан мәктәп туры биремнәрен эшләделәр.
-
Бассейнда... 03.10.2017

Укучыларыбыз спорт сәламәтлек комплексы "Салават күпере"нә яратып йөриләр. Йөзә белүчеләребез саны әлегә азрак. Ләкин ай саен аларның сафы тулылана бара.
-
Диагностик тест 03.10.2017

5 нче сыйныф укучылары уку грамоталылыгын (читательская грамотность) тикшерү буенча диагностик тест эшләде.
-
Ветераннар янәшәдә яши 02.10.2017

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында үткәрелгән “Ветераннар янәшәдә яши” акциясендә мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары бик теләп катнашты. Бу көннең максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү. Ветераннар балалар белән үзләренең хәтирәләрен уртаклаштылар. “Безне зурлап искә алуыгыз иң зур хөрмәт, иң зур бәхет,”- диделәр алар.












