МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе!"конкурсы 07.02.2018

Бүген Кошман төп гомуми белем мәктәбендә "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе"конкурсы булып узды.Безнең мәктәптән 8-9 сыйныф җитәкчесе Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы бу конкурста катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Конкурс, конкурс!!! 04.02.2018

"Сердце отдаю детям" Республика конкурсының муниципаль этабы Мөрәле төп мәктәбендә уткәрелде. Конкурста 9 өстәмә белем бирү педагогы, 3 педагог оештыручы көч сынашты.
-
Өстәмә белем бирү педагоглары ярыша 02.02.2018

"Сердце отдаю детям" Республика конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәбебезнең өстәмә белем бирү педагогы Зиганшин Алмаз Равил улы канташты. Ул укучылар өчен "Яшь администраторлар" түгәрәге алып бара.
-
"Иң яхшы җимлек" конкурсы 01.02.2018

«Кошларны кыш көне ашатыгыз – 2018» табигатьне саклау акциясе кысаларында мәктәбебездә«Иң яхшы җимлек» конкурсы игълан ителде.Кошлар язмышы күп очракта кешенең яхшы мөгамәләсенә һәм изгелегенә бәйле. Шундый мәкаль дә бар: "Ач хәлен тук аңламас", шуңа күрә дә канатлы дусларыбыз кеше ярдәменә мохтаҗ.Әйдәгез,канатлы дусларыбызны бергәләп сөендерик!
-
Буа шәһәрендә семинар 31.01.2018

30 нчы гыйнвар көнне Буа шәһәренең Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбендә Мәгариф өлкәсендә надзор (күзәтчелек) һәм контроль (тикшерү) департаменты уку-укыту семинары уздырды. Шушы семинарда мәктәп директоры Зиганшин А.Р., директор урынбасары Музаффарова Р.З. һәм балалар бакчасы мөдире Мингазова З.Б. катнашты.
-
"Ел укытучысы - 2018" 26.01.2018

Бүген, 26 гыйнвар көнне, Кайбыч урта мәктәбе базасында “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район этабы булды.Анда 6 мәктәп укытучысы көч сынашты.Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы да катнашты.Ел укытучысы исеменә лаек булу өчен берничә этапны узып, үзеңнең иң оста мөгаллим икәнлегеңне дәлилләргә кирәк. Әлеге бәйге кысаларында һәр мәктәп коллективы үз эшенең остасы булып танылган мөгаллимнәрне сайлап алды.Район турында җиңү яулаган мөгаллим үзенең көчен зона турында сынаячак.
-
Математика атналыгы. 25.01.2018

Гыйнвар аеның соңгы атнасы мәктәптә математика атналыгына багышланды.Аны математика укытучысы Гарапова Гөлнара Мансур кызы оештырды.Атналык дәвамында сыйныфлар арасындагы математик алышлар укучыларның бу өлкәдәге белемнәрен тикшерде, махсус урынга эленгән ребуслар һәм башваткычлар тапкырлыгын билгеләде.Киләчәк буынны тәрбияләүдә вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган халыкның киләчәге ачык һәм якты була. Атналык безнең мәктәптә бу кызыклы һәм төгәл фән белән җитди кызыксынучылар барлыгын күрсәтте.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 24.01.2018

Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән вакытны файдалы итеп үткәрәләр.Авыл китапханәсендәге яңа китаплар белән танышалар,мәдәният йортында бильярд та уйныйлар.
-
6 сыйныфта ата-аналар җыелышы 20.01.2018

Классларда ата-аналар җыелышы дәвам итә.Бүген 6 сыйныфта "Балам тәрбияле булсын,яхшы укысын дисәң..."темасына ата-аналар җыелышы булып узды.Көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Шәрәфиева Л.Ә темага карата чыгыш ясады, анкеталарга җавап алды,педагогик ситуацияләр чишелде һәм 2 чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.Мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары Мозаффарова Р.З. укучыларның укудагы уңышлары һәм кыенлыклар буенча чыгыш ясады.Әти-әниләрдән балаларына өй эшләрен эшләгәндә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 19.01.2018
9 января 2018 года состоится третье Республиканское родительское собрание в форме интернет-конференции на тему «Виртуальная жизнь ребенка: Интернет – друг или враг? (О роли родителей в обеспечении информационной безопасности детей)»












