МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Әлифба бәйрәме 16.03.2018

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты. Кичәне үткәрүдә башка сыйныф укучылары да ярдәм иттеләр. Алар төрле геройлар булып киенеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәм барышында укучылар укытучылары Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы белән берлектә “Әлифба” курсында алган белемнәрен төрле тукталышларга тукталып гомумиләштерделәр, кабатладылар, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, биюләр, шигырьләр, күренешләр күрсәттеләр.
-
"Изге эшләр"көне 15.03.2018

Бүген “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында бүген сыйныфларда һәйкәлләргә игътибарны көчәйтү,сугыш чоры кешеләрен искә төшерү,өлкәннәрне олылау,аларга ярдәм кулы сузу буенча әңгәмәләр узды.6,7 сыйныф укучылары математика укытучысы Гарапова Г.М.белән берлектә һәйкәлгә экскурсия ясадылар.
-
14 март-Халыкара елгалар көне! 14.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"ның 3 нче көне Халыкара елгалар көне дип иглан ителгән иде.Шул уңайдан география һәм биология укытучысы Сафина Л.Р. мәктәп укучыларында су ресурсларына сакчыл караш,мәрхәмәтлелек тәрбияләү максатыннан "Су - яшәү чыганагы" дигән чара уздырды.Укучылар дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре,Татарстандагы,туган як елгалары белән таныштылар, суның кеше тормышындагы әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
«Слово есть поступок» Л.Н. Толстой 13.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы"акцисенең икенче көне - Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗатына һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын тел,мәдәният үсешенә юнәлтү,бөек рус язучысы Толстойның иҗатын тулырак өйрәнү максатыннан үткәрелә.Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.З.укучылар белән "2018 ел - Л.Н.Толстой елы" исемле әдәби кичә уздырды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 12.03.2018

Республикабызда,шул исәптән мәктәбебездә дә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы"старт алды.Аның төп масаты,Татарстанда яшәүче халыкларны, аеруча яшьләрне, әһәмиятле социаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән позитив чараларны тормышка ашыруда, мәрхәмәтле башлангыч акцияләрендә катнашуларына ирешү.
Беренче көн "Без бергә"#"Мы вместе" темасы астында "Милләтләр дуслыгы көне" итеп билгеләп үтелде.Сыйныф җитәкчеләре дуслык кадере турында тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
-
"Аҗаган - 2018" 10.03.2018

"Елдагыча мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. “Аҗаган” физик мөмкинлекләрне генә түгел, укучыларның белемнәрен дә сыный бит.Укучылар "ВДВ"(капитан Мифтахов Айрат) һәм "Спецназ" (капитан Гилазова Язилә) командаларына бүленеп, хәрби-кыр шартларында көч сынаштылар. Бу уенда 8 конкурс булды, командалар беренче медицина ярдәме,азимут,физик көч,мина кыры,каршылык поласасы,снайпер,сугышчан темага җырлар буенча көч сынашты. “Аҗаган” балаларда иптәшлек, бер-береңә ярдәм итү, илебез тарихына хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли.Нәтиҗәдә Мифтахов Айрат җитәкчелегендәге "ВДВ" командасы сынауларны уңышлы узып һәм яшерелгән байракны табып җиңүгә ирештеләр.
-
Гайлә бәйрәме! 09.03.2018

7 нче март көнне безнең Мөрәле мәктәбендә "Гайлә бәйрәме" кичәсе уздырылды.Ул "Гайлә җылысы - кояш җылысы" дигән исем астында узды.Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты.Бу бәйрәмне әти-әниләр,балалар бик көтеп алалар,чөнки Гаилә-тормышыбызның нигезе,дәүләтебезнең киләчэге.Безнең бәйрәмебез юкка гына"Гайлә җылысы - кояш җылысы" дип аталмады,чөнки гайләдәге җылылык,кояш җылысы белән чагыштырылды.Тату гайләләрдә генә тырыш,уңган,тәүфыйклы,акыллы балалар үсә.Бәйрәм балаларның матур шигырь,җыр,биюләре белән башланып китте.Эти-эниләр арасында төрле ярышлар, тапкырлык ,җитезлек һәм башка бик күп төрле бәйгеләр булды. Бәйрәм бик күңелле узды, бигрәктә бу бәйрәмгә балалар сөенде, барысыда бик канәгать булып таралышты.
-
"Без бергә"конкурс фестивале 06.03.2018

Бүген мәктәбебездә Республика күләм халык балалар иҗаты "Без бергә" конкурс фестиваленең мәктәп туры уздырылды. Конкурска һәр сыйныфтан да катнашучылар тәкъдим ителгән иде.Укучылар төрле номинациялә буенча чыгыш ясадылар.Һәр чыгыш тырышып.җиренә җиткереп әзерләнгән.Укучылар бик теләп катнаштылар.Чыгышларны әти-әниләр дә бәяләде.
-
“Строй һәм Җыр смотры" 02.03.2018

Бүген мәктәптә "Строй һәм Җыр смотры" конкурсы узды.Әлеге чара белем йортында укучы һәрбер балада ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды.Рәт белән атлау һәм җырлап көч сынашу бик ансат булмады.Һәрбер сыйныф,алдан әзерләнеп,үзенчәлекле чыгыш күрсәтте.Бер төрдәге киемнәрдән булган, җыр башкару осталыгы,атлап йөрүләре белән игътибарны җәлеп итүчеләрнең чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнде.Нәтиҗәдә, 8-9 сыйныф укучыларыннан торган команда җиңүче дип иглан ителде.
-
"Казан каймасы" 28.02.2018

Бүген районның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Казан каймасы: тарихта язылып бетмәгән еллар" исемле фәнни-гамәли конференция булып узды.Анда мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина Альбина Искәндәр кызы җитәкчелегендә 8 класс укучысы Шәрәфиева Адилә катнашып дипломга ия булдылар. Алга таба да аларга уңышлар телибез.












