МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Экология айлыгы дәвам итә 20.09.2017

5 нче сыйныф укучылары табигатебезне өйрәнү белән мәшгуль. Сыйныф җитәкчеләре белән табигатьтә булып кайттылар. Агачның яшен билгеләргә өйрәнделәр.
-
Эвакуация 19.09.2017

Укучыларны төрле экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтү буенча мәктәпләрдә күләмле эш алып барыла. Бигрәк тә кеше күп җыелган урыннарда куркынычрак. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәпләрдә төрле сигналлар бирелә. Бу сигналларны белү, бу вакытта үз - үзеңне дөрес тоту турында укулар үткәрелә. Чираттагы укулар бүген үткәрелде.
-
Уңыш - 2017 18.09.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында өлгергән уңышны җыеп алу дәвам итә. Чөгендер уңышы җитәрлек күләмдә җыеп алынды һәм сакларга салынды.
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

Бөтенроссия йөгерү көнендә барлык укучылар һәм укытучылар коллективы теләп катнашты.
-
Татарстан варислары туган көн 15.09.2017

Татарстан варислары туган көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Һәрбер сыйныфта отряд сборлары үткәрелә. Быргы, барабан тавышлары ерак үткәнгә алып кайта.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 15.09.2017

Бүген республикабыз мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән бердәм мәдәният дәресе үткәрелде һәм балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Көндәлек беренче тапкыр 2014-2015 нче уку елында бирелгән иде. Бу республикабызның мәдәни учакларына юл ачты. Аның максаты - балаларны һәм әти-әниләрне мәдәният учаклары белән кызыксындыру һәм рухи байлыкларын арттыру.
-
ОРВИны кисәтү 14.09.2017

Авылыбыз фелдшеры Сибгатова Фәридә апа безнең мәктәпнең даими кунагы. Ул бездә еш була, укучылар белән очраша, киңәшләрен бирә. Ә бүген исә ата - аналар җыелышында ОРВИны профилактикалау максатын куздә тотып чыгыш ясады.
-
Гомуми ата -аналар җыелышы 12.09.2017

Мәктәбебездә гомуми ата - аналар җыелышы үтте. Анда яңа уку елына планнар, кайбер проблемалар, 4,5,6,8 сыйныфларда мониторинг тикшерүе һ.б. хәл ителәсе мәсьәләләр каралды.
-
Исәнме, "Салават күпере!" 11.09.2017

Укучыларыбыз "Салават күпере" спорт комплексында булып кайтты.
-
Татарстанның бадминтон өметләре 11.09.2017

Ике көн дәвамында Казан шәһәрендә “Татарстанның бадминтондагы ышанычлары“ республика ярышлары үтте. Турнирда безнең мәктәпнең 5 укучысы да актив катнашты. Мәктәбебез бадминтончыларына уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!












