Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Бөтенроссия дәресе. 20.11.2020

Балалар бакчасының өлкән төркемендә "Эколят - яшь табигатьне саклаучылар" дигән темага дәрес үткәрелде "
В старшей группе детского сада провели Всероссийский урок " Эколят-молодых защитников природы".
-
Бакчабызда "Милли почмак". 13.11.2020

Сабыйларга туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисе тәрбияләүгә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, матур йолалары,бәйрәмнәре белән танышуга зур урын бирәбез. Шул максаттан, бакчабызда күргәзмә оештырылды. Балаларны милли рухта тәрбияләү үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү безнең мөһим бурыч. Иң мөһиме, нәниләребез туган телләрен, ата-бабаларын матур йолаларын,гореф-гадәтләрен өйрәнеп үсүләре. Ә үз милләтенең үткәнен, мәдәниятен белеп үскән бала тәрбияле дә, төрле яклап гыйлемле дә була.
-
Беренче кар. 10.11.2020

Кичтән әле ул-бу юк иде. Бакчабыздан кайтканда, без кара җиргә басып кайттык. Ә менә иртәнгесен дөнья үзенә бертөрле ямьгә төренеп уянды. Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда, тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмыйча гына уйныйлар.
Беренче кар! Безгә яңа шатлыклар алып килүче, керфекләребезгә, иңбашларыбызга кунып, безнең белән урамда бәйрәм итеп йөрүче беренче кар, сәлам, сәлам сиңа!
-
Халык-ара бердәмлек көне. 05.11.2020

Бүген кечкенәләр төркемендә- Бердәмлек көненә багышланган дәрес үтте.
Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык,иминлек, тынычлык, һәм һәр өйгә бөтенлек телибез!!!
-
Светофорның өч күзе. 30.10.2020

Кечкенәләр төркемендә " Светофорның өч күзе"дигән темага дәрес үтте.Алар бу дәрестә, урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тотырга, бер-берсенә игътибарлы булырга, светофорның өч күзе турында таныштылар,белемнәрен ныгыттылар.
-
Без җырларга яратабыз. 29.10.2020

Балалар музыка шөгыльен көтеп алалар.Чөнки бездә шөгыль төре гармун тавышы белән үткәрелә. Музыка җитәкчесе балаларга музыка уен кораллары белән таныштыра.Бик күп җыр, биюләр өйрәтә. Аларның вакытлары сизелми утеп тә китә. Музыка җитәкчебез " Балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү"- дигән максат белән эшен алып бара.
-
Көзге яфраклар бәйрәме. 21.10.2020

Көзге яфраклар бәйләме
Күзләрне камаштыра.
Көзнең соңгы бүләкләре
Иркәли,яраттыра.
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "Көзге яфраклар бәйрәме" кичәсе уздырылды.
-
Сөмбелә бездә кунакта. 15.10.2020

Бүген бакчабызның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "Сөмбелә" бәйрәме узды. Нәни балаларыбыз , узләре өйрәнгән шигырьләр, җырлар ,биюләр башкардылар.Матур итеп бизәлгән залыбыз , балаларның кәефен тагын да күтәрде.
-
Иртәнге зарядка күренеше. 13.10.2020

Кечкенәләр төркемендә гимнастика вакыты. Кечкенә генә булсалар да балалар зарядканы үз итәләр, тырыша-тырыша күнегүләр эшлиләр.
-
Конкурс нәтиҗәләре. 13.10.2020

Республикабызда илкүләм мөһим бәйрәмнәр алдыннан балаларны рухи яктан бай,социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүгә ярдәм итү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан " Гаилә һәм мәктәп" һәм "Мәгариф" журналлары редакциясе Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә " Минем Татарстаным" дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте.Безнең "Тиенкәй" балалар бакчасыннан да катнашучылар булды.Диләрә Марат кызы җитәкчелегендә, Сайранов Сәид Рушан улы , бу бәйгедэ катнашып СЕРТИФИКАТ белән бүләкләнде. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!!!Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез!!!









