Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
23 Февраль- Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2022

Кадерле әтиләрне, дәү әтиләрне һәм дә малайларны бәйрәм белән котлыйбыз! Безнең кисеп ябыштыру эшчәнлегендә ясалган кечкенә бүләгебез сезгә бәйрәм котлавы булсын.
-
Бәйрәм белән, әтием! 24.02.2022

Кадерле әтиләребезне, ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Исән- сау булыгыз, гаиләләрегездә иминлек, җан тынычлыгы, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
-
21 февраль – халыкара туган тел көне. 21.02.2022

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлиллибез. Халыкара туган тел көне уңаеннан, безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында
“ Әбиемнең күнел сандыгы” дигән әңгәмә узды.
-
15 февраль- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2022

Гражданлык һәм патриотик айлык кысаларында,мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Муса Җәлил- герой шәхес" - дип исемләнгән әңгәмә узды.
-
Котлыйбыз!!! 15.02.2022

Кадерлебез Суфия апа! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
-
Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре. 08.02.2022

Бакчабызда йөрүче Багавиева Ләбибә Линар кызы "Туган тел-халыклар байлыгы" Республика фестиваль-конкурсында катнашып Сертификат белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Өстәл уеннары. 03.02.2022

Өстәл уеннары- дидактик уеннарның бер төре, балаларны фикерләргә, уйларга өйрәтә,хәтерне яхшырта.
-
Саулык- зур байлык. 28.01.2022

Бу атнада балаларның үз сәламәтлекләренә карата сак караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру өчен әңгәмәләр үткәрелде,уеннар оештырылды. Балалар сәламәтлекне саклауда табигатьнең һәм чыныгу чараларының әһәмияте зур икәнен дә аңладылар.
-
" Ел тәрбиячесе-2022" 21.01.2022

Бүген, Кайбыч балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2022" бәйгесенең район этабы узды.Әлеге бәйгедә тәрбиячебез Салахова Ильхамия Галим кызы катнашып 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Җимнәр сибәм кошларга. 20.01.2022

Нәни дусларым.
Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә,диеп миңа
Әйтерсен эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр,беләм.









