Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.
21.01.2021
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.” Тиенкәй” балалар бакчасында Туган тел елына багышланган планның беренче эш төре “Татарстан Республикасы халыкларының гореф- гадәтләре, йолалары,мәдәнияте” дигән темага зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә үткәрелде
-
“ Ел-тәрбиячесе -2021”
21.01.2021
Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгына бәя бирүче “ Ел – тәрбиячесе- 2021” конкурсы башланып китте. Аның беренче туры балалар бакчасында үткәрелде, ә бүген 21 нче гыйнвар көнне Кайбыч балалар бакчасында конкурсның район этабы узды. Бу конкурста “ Тиенкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Марат кызы I нче урынны яулады. КОТЛЫЙБЫЗ!!!
Аңа әле алда зур сынаулар көтә. Зууур уңышлар теләп калабыз.
-
Уйнап һич тә туймыйбыз.... 14.01.2021

Балаларның һәрьяклап үсешендә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул, уен – ул белем һәм тәрбия чыганагы. Шул ук вакытта дидактик уен тирә – юньне танып, иҗади күзалларга , фикерләргә дә өйрәтә торган чыганак. Уенда балалар болар белән генә чикләшмичә, предметның төсен, формасын, тәмен, сыйфатын,, зурлыгын, нинди материалдан ясалганлыгын да ачыклыйлар.
Шөгыльләрдә, режим моментларында уеннарны еш куллану нәтиҗәсендә балалар физик һәм психик яктан ару – талуны сизмиләр, пассив балалар активлаша, ә хәрәкәтчәннәре тынычлана.
Безнең бакчабызның һәр төркемендә дидиктик уеннар балаларның яшь үзенчәлекләренә, сөйләм теленең үсешенә, логик фикерләү, уйлау сәләтләренә карап урнаштырылган . Уен өчен уңайлы шартлар да тудырылган.
-
Әйлән-бәйлән уйныйбыз. 29.12.2020

Без бүген чыршы янында
Әйлән –бәйлән уйнадык.
Кыш бабайны каршылап,
Яңа җырлар җырларбыз.
Кечкенәләр төркемендә Яңа ел иртәсе булды. Кыш бабай, Кар кызы, Кар әби һәм Куян балалар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар, тәмле-тәмле бүләкләр өләштеләр.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 29.12.2020

Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка,
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка!
Зурлар төркемендә бүген Яңа ел бәйрәме иртәсе булды. Балалар Кыш бабай, Кар кызы, Төлке, Аю, Куян,Бүре белән бергәләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр төрле уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабай бүләкләр тараты.
-
Кыш бабайны көтәбез. 23.12.2020

Тиздән яңа ел бәйрәме җитә.Бүлмәләрне бизәдек, шигырьләр, биюләр, җырлар өйрәнәбез. Бакчабызның ишек алдына кардан бизәкләр ясадык, Кайбычыбызның 30 еллыгына багышлап ИМӘН дә ясап куйдык. ИМӘН ул Кайбычыбызның символы. Без түземсезлек белән Кыш бабайның килүен көтәбез.
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 14.12.2020

Зурлар төркемендә, бездә кышлаучы кошлар темасына әңгәмә үтте. Балалар кошларның җимлекләренә ашарга салдылар. Безнең тирәлектә кайсы кошлар кышлавын өйрәнделәр. Җимлеккә чыпчык белән песнәкнең иң еш килүен ачыкладылар. Көн саен кошларның җимлекләренә ашарга салу турында килештеләр.
-
Эколяталар- табигать дуслары. 06.12.2020

Бакчабызда экологик рәсем конкурсы үтте. Балалар ел фасылларын, урман дусларын рәсемгә төшерделәр. Балаларның иҗат җимешләре бик матур килеп чыкты. Һәр бала үз эшеннән канәгать калды.Кем белә?... эле кемнеңдер эше ,зур уңыш китерер. Эшләрегез уңышлы булсын, балалар!!!
-
Безопасность в сети Интернет. 03.12.2020

В подготовительной и старших группах прошел урок на тему:" Безопасность в сети Интернет." Они посмотрели мультфильм. По имени , " Мультфильм для детей о правилах интернете", воспитатели провели беседу.
-
Әниләрне котлау. 27.11.2020

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүген бездә кечкенәләр төркемендә Әниләргә багышланган кичә узды. Алар кадерле,газиз әниләренә бәйрәм белән котлап открытка ясадылар. Балалар әниләре турында матур сүзләр сөйләделәр,бик тә яратуларын әйттеләр.









