Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Интеллектуаль уен. 24.05.2021

"Тапкырлар һәм зирәкләр"
Тел дигән дәрья бар
Дәрья төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Зурлар төркемендә ,ике команда арасында ярыш үткәрелде.
-
Бәйге 18.05.2021

Бакчабызның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Хикматуллина Камиля Шамил кызы, тәрбияче Насретдинова Диләрә Марат кызы җитәкчелегендә, " Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясе КФУ белән берлектә бәйге игълан итте. Камиля бу бәйгедә катнашып Сертификат алды. Әфәрин , котлыйбыз!!!
-
Җиңү көне. 11.05.2021

Җиңү көне - Халык тантанасы,
Яз теренгән янар кочакка.
Җир чәчәкләр тергән күкрәгенә
Йөз балкытып карый кояшка.
Җиңү көне хакында балалар белән әңгәмә уздырдык һәм рәсем ясадык.
-
Без Тукай оныклары. 26.04.2021

"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан, безнең балалар бакчасында," Без Тукай оныклары" дип аталган шигырь бәйгесе үткәрелде. Бәйге алдыннан, аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итү,аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү төп максат итеп алынды.Аның әкиятләренә,шигырьләренә карата рәсем , кул эшләре күргәзмәләре оештырылды.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2021

19 нчы апрель- Районыбыз оешканга 30 ел булды. Шул уңайдан бүген кечкенәләр төркемендә "Кайбычым минем туган ягым!" темасына матур шөгыль үтте. Тәрбияче Насретдинова Д.М. Кайбыч тарихы белән таныштырды. Балалар "Язмышым син, Кайбычым " җырын җырладылар.
Котлыйбыз сине, Кайбычым!
-
Тирә-юнебезне чистарту. 19.04.2021

Чисталык безнең ишек алдыннан башлана.
-
Бездә кунак. 13.04.2021

Бездә бүген кунакта Буа районыннан территориаль җитәкчелегенең алдынгы белгече Мурзакова Сиринә Мәсхүт кызы булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча тест үткәрде. Юл билгеләре һәм юлда йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә алып барды.Балаларның белемнәрен тикшереп карады. Балалар сынатмадылар, сорауларга дөрес җавап кайтардылар. Кунагыбыз буш кул белән килмәгән,китаплар бүләк итте.Без Сиринә Мәсхүт кызына зур рэхмэт әйтәбез һәм тагын очрашулар көтеп калабыз!
-
12 нче апрель-Космонавтика көне 12.04.2021

Космонавтика көне
Безнең бакчабызда бүген- космонавтика көне билгеләп үтелде. Безнең җир шары- зур түгәрәк формада, анда елга- күлләргә,диңгез- океаннарга, тауларга,болыннарга, урман-кырларга бик күп урын җиткән. 1961 нче елның 12 нче апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче булып Җир шарын урап очкан.
-
7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне! 07.04.2021

Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.
Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә. Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар! Исән имин булыйк!
-
1 нче апрель- Халыкара кошлар көне. 01.04.2021

Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм.1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик! Бездә бакчабызда " Кошлар көне"н билгеләп үттек.









