Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Бүген тәрбиячеләр көне. 27.09.2021

27нче сентябрь- Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче тәрбиячеләр көне. Баланың якын дусты,сердәшчесе,тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек,гаиләгездә җан тынычлыгы,тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы,акыллы булсыннар!
-
Хуш киләсен,ямьле көз! 21.09.2021

" Җәйләр үтте,көзләр җитте" .Бүген балалар бакча тирәли сәяхәт үттеләр.Көзнең матурлыгын күзәттеләр.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. 10.09.2021

"Туган телем халкымның акыл һәм моң чишмәсе"- дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе урнаштырылды
-
Әти-әниләр җыелышы. 04.09.2021

Безнең балалар бакчасында әти-әниләрнең күмәк җыелышы үтте.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2021

1 нче сентябрь- Белем көне.
Россия мәктәпләренең традицион бәйрәме, әмма мәктәпкәчә яшьтәге балалар да яңа уку елын шатланып каршы ала.
-
22 нче июнь- Хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2021

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән.
Бүгенге көнебез шөкер ,тыныч, матур яшибез, балаларыбыз сау сәламәт,әти-әни назы белән үсәләр.Күгебез хәрчак шулай аяз булсын.Илләребез тыныч булсын!!!
-
Бакчабызда- Сабантуй! 18.06.2021

Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул- хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе – ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәктә балалар өчен зур шатлык. Гореф- гадәтләрне саклап ел саен бакчабызда Сабантуй бәйрәме үткәрелә.Бу ел да балалар өчен матур бәйрәм оештырдык.Балалар татар халыкының милли уеннарында,ярышларында катнашып җитезлектә,өлгерлектә көч сынаштылар, күңелле ял иттеләр.
-
По сказкам Пушкина. 09.06.2021

Литературная игра " Что прелесть эти сказки ..""
-
Балаларны яклау көне. 01.06.2021

Алсу гөлләргә күмелгән
Безнең тирә-як.
Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл
Безнең балачак... (Х.Вахит)
Балаларны яклау көне уңаеннан, безнең балалар бакчасында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән күңелле чара үткәрелде. Әлеге чараны тәрбиячеләр саф һавада, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырыштылар. Төрле уеннар, биремнәр аша балаларның белемнәрен тикшерделәр, төрле кызык хәлләрдән чыгу юлын эзләделәр.
-
Чыгарылыш- 2021 31.05.2021

Безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичэсе булып узды. Бәйрәм балалар, мөгаллимнәр, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдыра. Балаларның бәйрәмдә катнашулары, шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килә. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныталар. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Әти-әниләр бакчабызга, тәрбиячеләргә, мөгалимнәргә һәм барча бакчабыз хезмәткәрләренә карата матур җылы сүзләр, теләкләр җиткерделәр. Бүген без бакчабызның мәктәпкәчә яшьтәге балаларын тормышның янә бер баскычына күтәрәбез - мәктәпкә озатабыз, һәм киләчәктә дә алар белән горурланырбыз, дип бәйрәмне йомгакладык без.









