Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Татар кызчыгы , Татар малае- 2021" 25.02.2021

Бүген Чәчкаб авыл җирлеге мәдәният йортында"Татар кызчыгы-2021" "Татар малае-2021"район бәйгесе булып узды.Әлеге бәйгедә Кайбыч районының төрле балалар бакчасыннан катнаштылар. Әлеге бәйгедә безнең " Тиенкәй" балалар бакчасыннан Насретдинова Адилэ Айдар кызы, Сәләхов Әмин Ильнур улы уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Әфәрин,- дип әйтәсе килә аларга.
-
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне.
24.02.2021
Хөрмәтле әтиләребез, нәни ир-балаларыбыз!!! Сезне шушы батырлык, намус һәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Сезгә якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек бәхет- шатлык телибез.Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!
-
21 февраль – халыкара туган тел көне.
22.02.2021
Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Үз телемдә шигырь укыйм
Үз телемдә сөйли алам
Туган җирем – Татарстан,
Мин дә синең газиз балаң!
-
" Ел тәрбиячесе-2021"
20.02.2021
Воспитатель Насрутдинова Диляра Маратовна успешно выступила в зональном туре республиканского конкурса "Воспитатель года"
" Тиенкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Марат кызы Яшелүзән шәһәрендә уздырылган "Ел тәрбиячесе-2021" конкурсының зона этабында катнашты.
-
Зур кунаклар кабул иттек. 18.02.2021

Ерак җирне якын итеп
Кошманыбызга килгәнсез.
"Тиенкәй" исемле бакчабызны
Күреп китик дигәнсез.
"Тиенкәй" балалар бакчабыз кунаклар кабул итте.Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, районыбыз җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр килде. Балаларыбыз кунакларга шигырьләр,җырлар җырладылар.Марат Әхмәтов балаларга бүләкләр дә тапшырды.
-
Ул хәрвакыт безнең күңелдә. 16.02.2021

Февраль аеның кояшлы матур көнендә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез.
Каның белән язган җырларыңны
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан буыннарга килер,
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр! -
"Туган тел" еллыгы 12.02.2021

Зурлар төркемендә, татар халык көнкүреш җиһазлары белән таныштыру узды.
-
Остановим COVID-19 / COVID-19 ны туктатыйк 05.02.2021

-
Бүген көн матур булды. 03.02.2021

Без суыктан курыкмыйбыз, бүген саф һавага чыктык.Кечкенәләр төркеме кыш турында белемнәрен тирәнәйттеләр,Кышкы табигатьнең матурлыгын күзәттеләр.
Суыктан без курыкмыйбыз,
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Кар бөртекләрен куып,
Уйнаудан һич туймыйбыз.
-
Бүлмә гөлләре. 02.02.2021

Бүлмә гөлләренең узләренә генә хас үзенчәлекләре буенча , бер-берсеннән аерырга,аларның әһәмиятен , бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү йөзеннән буген өлкәннәр төркемендә дәрес үтте. Балалар гөлләр турында белемнәрен ныгыттылар.









