Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Әкиятләр укыйбыз 29.03.2021

Әкиятне апалар укый, ә эчтәлеген без сөйлибез.Шул кадәр кызыклы булды бу " Шалкан" әкияте һич аерылып китеп булмый.
-
Исәнмесез, кошкайлар! 29.03.2021

Күчмә кошлар безгә яз алып килде. Кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле.
Өй түрендә бакчада
Тал чыбык куначада
Сыерчык канат кага
Яз килүгә шатлана.
-
" Театр- сәнгать" атналыгы 24.03.2021

Безнең " Тиенкәй" балалар бакчасында "Театр сәнгать" атналыгы бара. Бакчабызда дулкынлану рухы сизелеп тора.Балалар бик тырышып әзерләнделәр. Кечкенәләр төркеме, Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның " Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр. Алар рольләрне бик оста башкардылар.
-
Театр сәнгате. 24.03.2021

Абдулла Алиш - нәни дусларның күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы- шагыйрь.Балалар аның әкиятләрен бик яратып тыңлыйлар. Буген бакчабызның зурлар төркеме " Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр. Аларның чыгышлары бик уңышлы чыкты.
-
Бәйге 18.03.2021

Безнең балалар бакчасының "Тиенкәй кызлары"ансамбле, "Your Way" ,- дип исемләнгән V нче Халыкара заманча сәнгать фестивальендә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр. Киләчәктә тагын уңышларга ирешергә язсын!!! ӘФӘРИН!!!
-
8 Март бәйрәм - иртәләре 11.03.2021

Бакча буген гөрләп тора
Шаулап тора күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Менә шуны белегез.
-
8 нче Март- иртәләре 11.03.2021

Бүген безнең балалар бакчасында 8 март бәйрәм - иртәләре уздырылды. Балалар әниләренә, дәү әниләренә, әби-апаларына багышлап җырлар, биюләр башкардылар, котлау, тәбрикләү сүзләрен шигьри юллар аша җиткерәләр. Балаларның чыгышлары йөрәккә үтеп керә, күзләр яшьләнә. Балалар,кадерле әниләренә, үз куллары белән бүләкләр ясадылар.
-
8 март бәйрәме белән. 05.03.2021

Хөрмәтле Әниләребез, матур кызларыбыз!
Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама,
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
Гомергә, ди ул,
калыр йөрәктә.
-
Яз килә,яз килә. 03.03.2021

Көн жылы һәм иркә, Кояш та елмая. Бар дөнья уяна, Бар дөнья уяна. Яз килә, яз килә Чәчәкләр уяна Йөрәккә яз килде Бар дөнья куана Яз килә, яз килә -
"Без Җәлил оныклары" 01.03.2021

Безнең "Тиенкәй" балалар бакчасыннан Баһавиева Ләбибә Ленар кызы "Без Җәлил оныклары" конкурсында катнашып ДИПЛОМ белән бүләкләнде. КОТЛЫЙБЫЗ!!!









