Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Көзге байлык кулымда. 16.09.2014

Ул җир астына төшкән
Кып-кызыл булып пешкән
Ашка тәм һәм төс бирер,Аны кем белер?
Бакчабызда үскән чөгендер уңышы мул булды. Бүген чөгендерне чыгардык, базыбызга да салдык.
-
Кишерләребезне күрегез! 16.09.2014

Безнең бакчабызда кишерләр дә күп булып үсте. Уңышны бергәләп җыеп алдык. Пешекче апалары балаларга ел буе кишердән витаминлы салатлар ясап ашатыр.
-
Гөмбә утыра көлеп. 12.09.2014

Тиен йөри сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.
Урманда үскән гөмбәләр
Утырганнар бакчабызга кереп.
Тәрбиячеләр балаларны гөмбәләр белән таныштырдылар. Зурлар төркемендә балалар ясаган гөмбәләр чын гөмбәләрдән ким түгел.
-
Табиб күзәтүе. 09.09.2014

Бүген безгә Кайбычтан балалар табибы килде. Ул балаларның сәламәтлекләрен тикшерде, төрле киңәшләр бирде.
-
Саф һавада уеннар. 06.09.2014

Саф һавада без уйныйк,
Җитез һәм шаян булыйк!
Балаларга саф һавада уйнау өчен бакчабызда бәтен шартлар тудырылган. Тәрбиячеләр төрле уеннар оештыралар,уен мәйданчыгында күнегүләр ясарга да өйрәтәләр.
-
05.09.2014

Уйныйк әле,
Җырлыйк әле,
Биик әле,әйдәгез!
Кечкенәләр төркемендә тәрбияче Сунгатуллина Е.А. җырлы-биюле уеннар өйрәтә башлады.
-
Урамда сак бул! 04.09.2014

Тәрбияче Бикбова З.Ф. балалар белән урамда, юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Балалар төрле уен-ярышларда актив катнаштылар.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2014

Бүген бәйрәм... бөтен җирдә зур тантана: Белем көне!
Бүгенге бәйрәмне безнең балаларыбыз да зур дулкынлану белән көтеп алды. Бәйрәмгә әти-әниләр, кунаклар килде.
Белем бәйрәме сөенечләр, шатлыклар гына алып килсен!
-
Хуш киләсез, нәни дуслар! 31.08.2014

Бакчага баруны зарыгып көттек,
Тәрбияче апаларны сагынып беттек.
Бакчабыз матур безнең!
30 бала.
Шушы якты,матур бакчада
Белем -тәрбия ала.
-
Август киңәшмәсе. 26.08.2014

Мөрәле "Ромашка " балалар бакчасында үткән киңәшмәдә төрле чыгышлар тыңланды, яңалыклар белән таныштырылды. Киңәшмәдә безнең бакча мөдире Насырова Л.М. катнашты.









