Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
09.10.2014

Саргайган яфраклар җиргә
Сарылалар сак кына.
Коелган яфракларны
Өлгерәбез җыеп чак кына.
Укучылар белән бергәләп бакчабызда коелган яфракларны җыйдык.
-
Гөмбәле урманнарым. 07.10.2014

Көз урманга килде,
Матур урыннар күрде.
Сары яфраклар элде,
Җиргә гөмбәләр тезде.
Балалар табигый материаллар кулланып "Урманда көз" композициясе ясадылар. Дугин Александр ясаган композициядә чын гөмбәләр дә урын алган .
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2014

Хөрмәтле укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз! Аларга саулык, бәхет ,уңышлар телибез.
-
Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын! 01.10.2014

Өлкәннәргә рәхмәт укыйк,
Түр башында гына тотыйк.
Өлкәннәрне кадерлик!
Аларга саулык,озын гомер телик!
Тәрбиячеләр балалар белән өлкәннәр көне уңаеннан "Иң якын кешеләребез!" темасына әңгәмә үткәрделәр , балалар үз куллары белән бүләкләр ясадылар.
-
Туган ягыма көз килде. 30.09.2014

Гаиләләр арасында "Туган ягыма көз килде" бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә гаиләләр теләп катнаштылар.Воробьевлар гаиләсе пластилиннан ясаган картиналарда туган ягыбыз көзе бик ачык, матур итеп ясалган.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 27.09.2014

Көзнең матур көнендә
Тәрбиячеләр бәйрәме.
Бүләк итәмен тәрбиячемә
Гөл-чәчәкләр бәйләме!
Тәрбияче апаларын котлап балалар җырладылар,биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр.
-
Семинар. 24.09.2014

"Реализация требований федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования средствами образовательных программ издательства "Просвещение" темасына үткәрелгән семинарда безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре дә катнашты.
-
Алтын көз. 22.09.2014

Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та-
Көннәр кыскара бара.
Көзге матурлыкны балаларыбыз рәсемнәренә күчерде."Көзге матурлыкка мәдхия" рәсемнәр күргәзмәсендә барлык балалар да катнашты.
-
20.09.2014

Син килмәсәң иде суык көнем,
Җылы көзләремә иртәрәк!
Соңлап чәчәк аткан гөлләремне
Саклыйм әле сөеп,иркәләп!
-
Чәчәкләр - табигать матурлыгы. 19.09.2014

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без чәчәкләр үстерәбез,
Орлыклар да җыябыз.
Киптерергә куябыз.









