Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Котлыйбыз! 08.12.2014

Музыка җитәкчебез Кисапов П.Н. Кайбычта инвалидлар декадасы уңаеннан уздырылган чарада катнашты. Ул шахмат-шашка уйнау буенча 1-2 урыннарны яулап кайтты. Петя абыйлары балаларга шахмат-шашка уйнау алымнарын күрсәтте.
-
Беренче кар. 06.12.2014

Карлар төшә,
Әйлән-бәйлән
Биеп кенә,
Бер-берсенә
Тиеп кенә...
Балаларыбыз "Беренче кар" конкурсына үзләренең эшләрен җибәрделәр. Кемнең эше сайлап алынуы тиздән билгеле булыр.Уңышлар сезгә балалар!
-
Билгесез Солдат көне. 03.12.2014

3 декабрь-"Билгесез Солдат көне"буларак билгеләп үтелә.Балаларда батыр солдатлар турында күзаллау булдыру, алар белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан презентацияләр кулланып әңгәмә үткәрдек.
-
Әниләр көне. 29.11.2014

Бәйрәм белән котлыйбыз
Без газиз әниләрне.
Һәрвакыт булышырбыз,
Яратырбыз без сезне!
Бакчабызда иң матур бәйрәм "Әниләр көне"н үткәрдек. Әниләргә багышлап концерт күрсәттек,бергәләп кызыклы уеннар оештырдык.
-
Ата-аналар җыелышы. 29.11.2014

Ата-аналар җыелышына барлык әти-әниләр килде. Насырова Л.М. балалар бакчасына 1 гыйнвардан бәяләр үсүен әйтте,түләү бәяләре,кире кайтучы өстәмә түләүләр белән таныштырды, төрле сорауларга җаваплар бирде.
-
Әниемә бүләк! 27.11.2014

Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа,диеп кенә,
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
Балалар әниләренә бүләккә чәчәкләр ясадылар.
-
Әти-әниләр игътибарына!
26.11.2014
1. Предусмотрена компенсация :на 1ребенка в размере-20%,
на 2 ребенка – 50 % , на 3 ребенка – 70 % от уплаченного размера родителем абонентской платы.
Величина дохода на 1 члена семьи – до 10000 руб.
Величина дохода на 1 члена семьи – от 10001 руб. до 15000руб.
Величина дохода на 1 члена семьи – от 15001 руб. до 20000 руб.
-
25.11.2014

Безнең бакчабызга бүен Чүти урта мәктәбе директоры Бухарова Л.Г.килде.Ул балалар белән әңгәмә үткәрде,тәрбиячеләрнең эш планнарын тикшерде,ата-аналар белән очрашты,төрле сорауларга җавап бирде.
-
Әнием-син минем бердәнберем! 24.11.2014

Әнием-син минем бердәнберем,
Мин сине бик яратам!
"Әнием-минем бердәнберем!" рәсемнәр күргәзмәсенә балалар рәсемнәр ясадылар.
-
Дәүләт символикалары белән танышу. 19.11.2014

Зурлар төркемендә тәрбияче Бикбова З.Ф. балаларны дәүләт символикалары белән таныштырды.









