Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кышкы урманга сәяхәт. 31.01.2015

Урамда салкын, буран котыра,ә безнең балаларыбыз "Кышкы урманга cәяхәткә" бардылар. Алар бергәләп табышмакларга җавап бирделәр,матур итеп ябыштырып картина ясадылар.
-
Балалар ярдәм итә. 27.01.2015

Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт тыныч кышларга.
Балалар җимлекләрне әтиләре белән бергәләп ясап килделәр,бакчабызга элеп куйдылар, җимлеккә һәр көнне җимнәр салалар.Бергәләп кошларның ашханәдә туклануын күзәтәләр.
-
24.01.2015

Бакчабызда күңелле бигрәк,
Уртага чык син тизрәк!
Балалар халкыбызның уеннарын яратып уйныйлар. Тәрбияче апалары белән үзләре дә яңа уеннар уйлап табалар.
-
17.01.2015

Саф һавага чыгып,
Чаңгы, чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез куып.
Саф һавада балалар уйнадылар. Урамнан кергәч кышкы табигать турында сөйләделәр.
-
Иске Яңа ел белән! 14.01.2015

Бүген бакчабызда балалар Иске Яңа елга багышлап җырлар җырладылар.шигырьләр сөйләделәр.
-
13.01.2015

Балалар ялдан соң бакчаны, дусларын сагынып килгәннәр.Бергәләп төрле кызыклы уеннар оештыралар.
-
Раштуа бәйрәме белән! 07.01.2015

Барлык христианнарны чын күңелебездән Раштуа бәйрәме белән тәбриклибез!
Раштуа–христианнарда зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул үзенә күрә яктылык, сафлык бәйрәме булып тора. Чөнки, риваятьләргә караганда, Гайсәнең тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып, шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз балкып чыга. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.
Изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Ходай Тәгалә сезне үзенең ярдәменнән ташламасын. Сезнең барыгызга да исәнлек, тынычлык, иминлек телибез. -
02.01.2015

Тәрбияче Насырова Л.М. "По горам, по долам" исемендәге Бөтенроссия табышмаклар конкурсын оештыруда катнашкан өчен сертификат, ә Тараканова П. диплом белән бүләкләнде
-
01.01.2015

Безнең балаларыбыз төрле конкурсларда катнашалар. Бөтенроссия буенча үткәрелгән "Беренче кар" конкурсына катнашкан балалар арасыннан Абульханова Анастасиянең пластилин белән ясалган картинасы дипломга лаек булды. Аны барыбыз исеменнән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Бүген бездә зур бәйрәм. 30.12.2014

Төрле-төрле утлар яна
Без уйныйбыз әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Бүген бакчабызда "Чыршы" бәйрәме бик күңелле үтте.
Яңа ел котлы булсын, табыннарыбыз мул, илебез тыныч, күгебез аяз торсын!









