Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Котлыйбыз! 26.02.2015

Кулъяулыгым матур булды
Бергәләп чиккәч.
Чигәрмен әле үзем генә
Мин үсеп җиткәч.
"Кулъяулык" бәйгесенә йомгак ясалды. Район буенча үткәрелгән бу бәйгедә дә безнең балаларыбыз сынатмады. Корникова Анюта-1 урын, Чинакина Диана һәм Абульханова Аделя - 2 урынны алдылар. Кызларыбызны котлыйбыз!
-
"Йолдызлык-2015". 25.02.2015

Мәлки мәдәният йортында үткәрелгән "Йолдызлык - 2015" зональ сайлап алу турында безнең балаларыбыз да катнашты. Волков Богдан уңышлы чыгыш ясап финалга чыкты.
-
"Кышны озату" 22.02.2015

Авылыбызның уртасында "Май чабу" - "Кышны озату" бәйрәме оештырылды. Таудан чана шуу, бизәлгән атларга утырып йөрү,милли жыр-биюләрдә һәм башка бик күп уeннарда безнең балаларыбыз да катнашты.
-
Бәйрәм белән котлыйбыз! 21.02.2015

Бүген бакчабызга кунак булып әтиләр, бабайлар килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
20.02.2015

Солдатка китә егетләр
Үз илен яклар өчен .
Ватан терәге -ир, дигән
Исемне аклар өчен.
Без балалар белән бергәләп стенгазетага материаллар тупладык, авылыбызның солдатта хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләре турында әңгәмә үткәрдек. Газетабызны чыгаруда балалар актив катнаштылар.
-
Әтиемә бүләк! 18.02.2015

23 февраль-ул солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны-
Әтиләрне,абыйларны,бабайларны,малайларны
Һәм бөтен солдатларны!
Балалар бүләккә бик матур открыткалар ясадылар.
-
Җыры белән җиңде дошманны. 14.02.2015

Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган.
Бүген без Муса Җәлилнең туган көнен искә алып, шигырь кичәсе үткәрдек.
-
10.02.2015

Балаларыбызны кече яшьтән үк хезмәтне яратырга өйрәтү максатыннан төрле чаралар үткәрәбез:бергәләп уен мәйданчыкларын җыештырабыз,карлар көрибез.
-
Чаңгы юлы-2015. 07.02.2015

Быел да "Чаңгы юлы-2015" тә катнаштык.
Урамда көн салкын булса да бакча һәм мәктәп коллективы чаңгыга басты.
-
Без беренчеләр. 04.02.2015

Район буенча үткәрелгән "Адрес детства-Кайбицкий край" конкурсына йомгак ясалды. Корников Андрей, Драндрова Анна ,Дугин Александр- өчесе дә беренче урынга лаек булдылар, Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.









