Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 15 |
У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Эколят көне 25.04.2023
Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү - безнең изге бурыч. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән бала гына киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк, табигать турында кайгырту өчен үзенең көчен кызганмаячак.
-
Җир көне 22.04.2023
Җир Көне - 22 апрельдә Бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелде.
Бу көнне без балалар бакчасы территориясендә чисталык һәм тәртип булдыру буенча эшне дәвам иттек -
22 апрель- Чиста су,Җир һәм Һава бәйрәме 21.04.2023
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Җир көнендә табигатькә, җиргә булган игътибарны арттырырга, чисталыкны саклауга зур басым ясала.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2023
Космонавтика көне 12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Безнең балалар бакчасы да бу вакыйганы игътибарсыз калдырмады. Балалар космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар һ.б мәгълүмат белән таныштылар, презентация карадылар, төрле хәрәкәтле һәм өстәл уеннары уйнадылалар, ракеталарга утырып галәмгә очтылар, очар өчен төрле сәламәтләндерү күнегүләре башкардылар, алдан рәсем конкурсы оештырылды. -
Экологик икеайлык 31.03.2023
1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик икеайлык игълан ителде.Без балалар бакчасы хезмәткәрләре бу атнада чисталык өмәләрен башлап җибәрдек,бакча террториясен тәртипкә китердек.
-
Рус халык әкиятләрендә кунакта 27.03.202327 мартта Ләйсән балалар бакчасында китапханәче Татьяна Хафизуллина "Рус халык әкиятләрендә кунакта" әкият көнен үткәрде. "Шалкан", "Йомры икмәк", "Төлке,куян һәм әтәч" әкиятләрен укыды.
27 марта в детском саду "Лейсан" библиотекарь Хафизуллина Татьяна провела день сказки "В гостях у русской народной сказки". Прочитала сказки "Репка" , "Колобок", "Лиса,заяц и петух"
-
Нәүрүз мөбәракбад! 22.03.2023
"Ләйсән" балалар бакчасында язны каршылау бәйрәме оештырылды.
-
"Укытучылар һәм остазлар елы -2023" 13.03.2023
«Укытучылар һәм остазлар елы» кысаларында «Ләйсән» Лашман балалар бакчасында «Остазның елмаюы» фотокүргәзмәсе
-
8 Март белән! 07.03.2023
Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Языгыз шаулы булсын,
Йөзләрегез нурга тулсын,
Кояштай балкып торсын! -
Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2023
Хөрмәтле бабайлар, әтиләр, абыйлар!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Без бәхетле җирдә сез барга,
Яшәгез сез бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә,
Яшәгез сез җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә