Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Хәйрия ярминкәсе 19.05.2024

19 нчы май көнне Чирмешән муниципаль районында игелек хәйрия ярминкәсе узды Анда безнең бакча коллективы да катнашты. Ярминкәдәге һәр өстәл сатып алучыларны бай ассортимент белән җәлеп итте: кул эшләре, сувенирлар, бизәнү әйберләре һәм башка декоратив-кулланма иҗат әйберләре, сынлы сәнгать, пешерү һәм тәм-томнар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре игелек ярминкәсен музыка белән җанландырды.
Алынган акчалар Чирмешән мобилизацияләнгәннәрнең ярдәм фондына юнәлтелде. -
"Мин һәм Кызыл китап" 17.05.2024

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә "Мин һәм Кызыл китап" Республика балалар кул эшләнмәләре конкурсында катнашты. Әти-әнилргә зур рәхмәт! Афәрин!.
-
Тузганаклар көне 13.05.2024

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу, балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен, балалар бакчасында тирә якны өйрәнү табигатькә сакчыл караш , экологик тәрбия, зур урын алып тора. Без дә табигатькә чыгып, һәрдаим тирә якны өйрәнәбез. Бүген саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәттек, әңгәмә үткәрдек.
-
Үлмәс полк 09.05.2024

Без алар белән горуланабыз! Алар батырлыгы мәңгелек!
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2024

Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне.Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз.
-
Җиңү көне 08.05.2024

9 Май – Бөек Җиңү көне. Бүген Лашман авыл мәдәният йортында Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чарасы, тыл ветераннары, сугыш ветераннары катнашында митинг узды. Аларда патриотик җырлар, шигырьләр дә күп яңгырады.Без дә бу чарадан читтә калмадык.
-
А.Алиш" Койрыклар" әкияте 07.05.2024

Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә.Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин. Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.
А.Алишның "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштереп без театр эшчәнлеге белән таныштык. Театр –ул бәйрәм. Кешеләр театрга ял итергә, күңел ачарга, спектакль карар өчен киләләр. Ә кайбер кешеләр өчен ул эш урыны. Әле без әкиятне сәхнәләштереп артист һөнәре, театр тормышы турында да белдек. -
Бакчабыз гөлләре 06.05.2024

Санитар-экологик икеайлык кысаларында табигатьне матурлау чистарту эшләре дәвам итә. Без дә, мәйданчыкны яшеллеккә күмү өчен, чәчәк орлыклары утырттык. Җылы көннәр килгәнче, балалар балалар бакчасы бинасында үсемлекләрне карыйлар. Тиздән бу чәчәкләр безнең мәйданчыкны бизәячәк
-
Җиңү тәрәзәләре 03.05.2024

1 – 9 нчы май көннәрендә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә. Безнең балалар бакчасы да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу. -
Яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2024

Бу көн яз символы булып тора, төрле һөнәр һәм буынны берләштерә, хезмәт кешесенә ихтирам уята. Сезгә бәхет, сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм, әлбәттә, бу көнне, Гаилә елы кебек үк, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында үткәрегез.









