Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Кояш куяннары көне 05.06.2024

Без бүген бала вакытларыбызны искә алып кояш куяннары һәм резин үрдәкләр белән уйнап алдык. Бу юкка түгел. Чөнки 5 нче июнь - кояш куяннары һәм ванна өчен резин үрдәкләр көне бит. Рәсми булмаган "Кояш куяннары" бәйрәме кояш яктысының матурлыгына һәм аның ялтырап торган өслектән ничек шаян чагылыш табуына игътибар итәргә чакыра.Кояш куяннары-кояш нурлары ялтырап торган яки шома нәрсәгә эләккәндә барлыкка килгән якты ялтыравыклар. Кечкенә балалар һәм йорт хайваннары бу күренешне «ауларга» яраталар, бу әйләнә-тирә мохитне шатлыклы һәм күңелле итә. Кояш куяннары елның үз көненә лаек, чөнки алар чиксез шатлык һәм эчкерсез уңай эмоцияләр бирәләр.
-
Ямьле җәй 04.06.2024

Җәй килде безгә хуш исле
Чәчәкләр, гөлләр белән.
Җәй килде, безгә бәхетле
Шатлыклы көннәр белән. -
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2024

Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә! -
" Сөлге җыю" йоласы 31.05.2024

Балалар бакчасында бүген балалар белән бергәләп "Сөлге җыю" йоласы үткәрдек. Һәрбер йортка кереп, теләкләр теләп сабантуйга чакырдык. Алар да безне буш итмәде, бөтен хыялларыбызның чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрен сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларга үзләренең иң матур бүләкләрен тапшырды. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә балаларны сөендерер, үзебезгә дә шатлык китерер, ди халкыбыз.
Балаларыбыз йөзеннән елмаю беркайчан китмәсен иде! Балаларыбыз - безнең бәхетебез, безнең дәвамыбыз! -
Сау бул инде, гүзәл бакча. 30.05.2024

30 нчы май көнне балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбызда беренче этапны узды. Бүген балалар бакчасында зур бәйрәм иде. Тантана бик куңелле үтте. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен.Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Сау бул, балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
-
Янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт 29.05.2024

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Лашман авылының янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясе оештырдылар.
Янгын сүндерү машинасының эчтән нинди булуын, су тутырылган бакның кайда булуын, янгын сүндерүчеләр нинди җайланмалар куллана икәнен күрсәттеләр. Янгын сүндерү җиңнәре һәм коткаручыларга кирәкле башка кораллар нинди, аларның билгеләнеше турында сөйләде.. Янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәрне, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм үз-үзеңне тотышыңны ныгыттылар. Телефон номерын ничек дөрес язарга һәм янгын турында хәбәр итәргә. Балаларга хәтта янгын сүндерү машинасында утырырга рөхсәт иттеләр. Анда урыннар күп. Балалар янгын чыккан очракта мондый машинада ничә кеше йөри икәнен белделәр.
Бу кызыклы очрашу барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. -
Чик сакчылары көне 28.05.2024

Традиция буенча 28 май көнне Чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында чик сакчылары һөнәре, аларның төп бурычы турында әңгәмә узды. Без армия сафларында пограничник булып хезмәт иткән егетебез Зуфаров Рәисне чакырдык. Ул балаларга бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, гаскәрләр туганлыгы, чик сак-чылары турында белемнәрен киңәйтте. Ватаныбыз чикләрен саклап көчле, кыю, батыр егетләр булып үсәргә өндәде, Аларның ярдәмчеләре-чик буе этләре турында сөйләде. Моннан тыш, тәрбияләнүчеләр әлеге хайваннар, аларның көч-куәте һәм кыюлыгы турында сөйләделәр. Балалар чик сакчылары хезмәтенең бик мөһим һәм куркыныч икәнлеген белделәр!
Барлык чик свкчыларын бәйрәм белән котлыйбыз! -
Санитар-экологик икеайлык тәмамлап 28.05.2024

Санитар-экологик икеайлык кысаларында мәйданчыкны матурлау чистарту эшләре тәмамланып килә. Көннәр җылынып, кояш җылы нурларын сибеп, утырткан үсентеләребез безне шатландырсын иде.
-
Мәйданчыкны яшелләндерү 21.05.2024

Санитар-экологик икеайлык кысаларында табигатьне матурлау чистарту эшләре дәвам итә. Инде кояш та елмая. Без мәйданчыкны яшеллеккә күмү өчен, үсентеләрне түтәлләргә утырттык. Тиздән мәйданчыгыбызны аллы-гөлле чәчәкләр бизәр.
-
Уку-күнекмә эвакуациясе 20.05.2024

2024 елның 20 маенда безнең балалар бакчасында террорчылыкка каршы саклану буенча Бөтенроссия өйрәнүләрен үткәрү кысаларында, гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен өйрәнү буенча уку-күнекмә эвакуациясе узды.Тренировка эвакуациясенең төп максаты-тәрбияләнүчеләрдә һәм хезмәткәрләрдә террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта куркынычсыз тәртип һәм гамәлләрне практик эшкәртү күнекмәләрен формалаштыру.Төп бурычларының берсе-белем бирү процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү.









