Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Яшь артистлар 24.10.2024

Бүген безнең “Ләйсән” балалар бакчасында мәктәп коллективы Гөлүсә Кашапованың “Кызыл алмалар” спектаклен сәхнәләштерде. Резеда Закировна җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар спектакльдән бик матур өзек күрсәтеп, бакчада тәрбияләнүчеләргә, хезмәткәрләргә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Гади һәм серле булган «Кызыл алма» хикәясе һәрвакыт актуаль. Сугышның салкын кулы һәр йортка, һәр гаиләгә барып җитә. 70 елдан артык элек китерелгән авырту бүгенгесе көндә дә тынмый. Спектакльдә яшь кызлар, хатын-кызлар үзләренең кияүләрен, ирләрен сугышка озата. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт аларга авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны кичерергә көч бирә.
Театр эчтәлеге белән катлаулы сюжетка корылган булса да, балалар тыннарын да алмыйча бик кызыксынып, яшь артистларны күзәтте. -
Городец бизәге 22.10.2024

22 октябрь - городец бизәге көне. Шуны истә тотып без бүген рус бизәге белән таныштык. Балалар «Городецкий бизәге» темасыннан уңай эмоцияләр алдылар. Балалар презентация карадылар, халык осталары эшләнмәләре белән таныштылар, әлеге картинага хас элементларны өйрәнделәр.
-
Әтиләр көне 19.10.2024

2021 нче елдан башлап, октябрьнең өченче якшәмбесендә әтиләр көне билгеләп үтелә. Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында «Әтиләр көне»нә багышланган чаралар узды: кызыклы тематик дәресләр үткәрелде, балалар әтиләренә котлау открыткалары әзерләделәр.
Бүген синең бәйрәмең
Кадерле әтиебез!
Исәнлек-саулык сиңа
Бәхет-шатлык телибез -
Халыкара пешекчеләр көне 18.10.2024

Ел саен октябрьдә Халыкара Пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Баланың киләчәге һәм сәламәтлеге нәкъ менә пешекчеләр эшенә бәйле бит. Бүген без тәрбияләнүчеләр белән бергәләшеп пешекче һөнәре белән таныштык. «Яшь пешекчеләр» сюжетлы-рольле уены уйнадык, егетләребезгә дә пешекче һөнәре бик килешә икән. Бергәләп балалар бакчасы кухнясына экскурсия оештырдык, анда аларны пешекче – Илһамия Гариф кызы каршы алды. Ул пешекче эше турында сөйләде һәм балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.
-
Экологик күзәтүләр 17.10.2024

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мохит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр. Экскурсияләр вакытында балалар турыдан-туры табигать белән “аралашалар,", экологик күзәтүләр алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр. Шуннан алар үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар.
-
Агачларны "табигать дуслары" белән коткарыйк 10.10.2024

Агачларны " табигать дуслары" белән бергәләп коткарыйк. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасы да әти-әниләр белән берлектә макулатура җыю акциясендә катнашты. Аларга акциядә катнашулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Бумбатл" акциясе 09.10.2024

"Бумбатл" макулатура җыю акциясендә әти-әниләр белән берлектә катнашып үзебездән әз булса да өлешебезне керттек.
-
Бөтенрәсәй куркынычсызлык дәресе 03.10.2024

3 нче октябрь көнне безнең балалар бакчасында хезмәткәрләр һәм анда тәрбияләнүчеләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен өйрәнү буенча эвакуация үткәрелде.Эвакуация паникасыз узды һәм инструкцияләр нигезендә барлык гамәлләр эшләнелде.
-
1 нче октябрь-Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә, без бүген бакчабызга балалар бакчасында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне чакырдык.
-
Профсоюздагы ветераннар белән очрашу 01.10.2024

Лашман "Ләйсән" балалар бакчасына элек профсоюзда булган ветеран хезмәткәрләрне очрашуга чакырдык.Профсоюздагы яңалыклар белән таныштык. "Бүгенге һәм үткәндәге профсоюз" темасына әңгәмә оештырдык. Мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.









